Шәһәр мәдәният йортында, 3 декабрь — Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, «Нурлыкай» балалар һәм яшүсмерләр иҗатының ачык инклюзив фестивале узды.
Быел киң җәмәгатьчелек Халыкара инвалидлар көнен утызынчы тапкыр билгеләп үтте. Гадәттә, әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башында инвалидлар декадасы оештырыла. Аның барышында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр хөрмәтенә төрле күңел ачу чаралары, акцияләр уздырыла, көнкүреш урыннарында, матурлык салоннарында ташламалар бирелә. Аз мобильле инвалидларның йортларына барып ярдәм күрсәтү оештырыла. Болар барысы да бик яхшы. Әмма, ни сәбәпледер, мондый кадер-хөрмәт декада дәвамында гына күрсәтелә. Гәрчә, инвалидлар безнең игътибарга, безнең ярдәмгә даими мохтаҗ булса да. Тик алар беркайчан сер бирми.
Алар беркайчан тормышка зарланмый, язмышны тиргәми. Әйе, аларның физик мөмкинлекләре чикле, ләкин аларда булган ихтыяр көчен, рух ныклыгын, тормышка мәхәббәтне сәламәт кешегә үрнәк итеп куярга мөмкин.
Фестиваль кунакларын сәламләү өчен сүз алган хакимият башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Александр Косаринов «Нурлыкай» фестиваленең инвалид балаларга багышлануын һәм ул аларга үз сәләтләрен, эчке дөньяларын ачарга мөмкинлек бирүче бәйрәм булуын билгеләп үтте. Фестивальнең да бит шигаре очраклы сайланмаган: «Үзгә кешеләр безнең дөньяны игелеклерәк итә».
— Октябрьскийда халыкның барлык категорияләре өчен киртәсез мохит булдыру өчен күп эшләнә, учреждениеләр терәк-хәрәкәт аппараты, күрү һәм ишетү сәләте белән проблемалары булган кешеләр өчен кирәкле барлык җиһазлар белән тәэмин ителә. Спорт сараенда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен сәламәтлек төркемнәре, тренажер залы эшли. «Нефтьче» стадионында инвалид арбасында хәрәкәтләнүчеләр өчен махсус урыннар җиһазландырылган. Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен 2нче китапханә филиалында ТифлоҮзәк ачылган. Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә ишетү, күрү, терәк-хәрәкәт аппараты, бозылган интеллекты, балалар церебраль параличы белән авыручы нарасыйлар өчен махсус төркемнәр эшли, — дип ассызыклады Александр Петрович.
«Нурлыкай» фестивале дә нәкъ менә үз тырышлыклары белән кеше мөмкинлекләренең чиксез булуын исбатлаучы кызлар һәм малайларны үзе тирәли җыйды.
Һәм бу көнне зур сәхнәгә фестивальнең дәрәҗәле кунагы — Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы депутаты, Русиянең атказанган спорт мастеры, чаңгы узышлары һәм биатлон буенча олимпия җыелма командасы әгъзасы, дүрт тапкыр кышкы Параолимпия уеннары чемпионы, күп тапкыр дөнья чемпионы Ирек Зариповның чыгуы бернинди кыенлыкларга карамыйча үз хыялларына таба кыю атлаучы балаларда тагын да зур өметләр уятты, аларның иңнәренә канат куйды. Ирек Айрат улы инвалидлыкның хөкем карары булмавын һәм максатларга ирешү юлында киртә түгеллеген билгеләп үтте.
— Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр еш кына көч һәм чыдамлыклары, гаять зур хезмәт сөючәнлекләре белән аерылып тора. Без сезнең белән язмыш сынаулары алдында тез чүгәргә тиеш түгел. «Алга бар, хәтта бара алмасаң да!» — менә шундый булырга тиеш безнең тормыш максаты, — дип мөрәҗәгать итте Ирек Айрат улы балаларга.
Ирек Зарипов спорт һәм сәясәттә генә көчле һәм зирәк шәхес булып чыкмады. Ул сәнгатькә дә гашыйк кеше булып чыкты. Туймазы районыннан Аделия Гыйниятова белән бергәләп башкарган «Яратыгыз!» җырын тамашачылар җылы кабул итте.
«Нурлыкай» фестивалендә «Солнышко», «Адажио», «Без комментариев» кебек иҗат коллективлары гына чыгыш тотып калмады. Бу көнне физик мөмкинлекләре чикле булган балалар чыгышы зур бер концертка әверелде. Александр Филимонов әни турында шигырь укып, кадерле кешесенә эчкерсез җылы хисләрен җиткерде. Илмир Зинәтов һәм Ролан Шәрипов «Мәктәп турында» диалог белән чыгыш тотканда, малайларның сәнгатьле укулары соклану уятты. «Степдрайв» спорт композициясе — Артур Хаҗиев, Александр Феоктистов, Искәндәр Мортазин, Таир Мортазин һәм Никита Агапитов үзләренең дәртле хәрәкәтләре аша һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте.
Ә менә «Үзең турында шигырь» белән тамашачы каршына чыккан Камилла Качелаева исә үзенең эчке дөньясы, күңел халәте турында сөйләде. Бу мизгелләрдә, белмим, кемнең генә күзләренә яшь тулмады икән?!
Әмма кечкенә кызчык язмышына үпкәләмәвен, күптән инде аның белән килешүен, тик сынаулар алдында югалып калмавын, тормыш юлыннан алга баруын шигъри юллар аша җиткерде.
Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары