Найти тему
Газета «Туган як»

«Артист» җырлап көрәшә

Махсус хәрби операциягә киткәндә ир никах балдагын хатыны Иринаның кулына тоттыра һәм «Бу безнең оберег, үзегездән калдырма», — дип үбә дә юлга кузгала.

Иҗади тормыш белән яшәвенә карамастан, «Артист» дөнья хәлләре белән һәрвакыт кызыксына.

— Мобилизация игълан ителгәнче берничә ай элек, кич белән яңалыкларны күзәтеп утырган ирем болай диде: «Син бит минем контракт буенча хезмәт иткәнемне хәтерлисең, әгәр бер-бер хәл була икән, мине иң беренчеләрдән булып алып китәчәкләр». Мин: «Алып китмәсләр, мин бит йөкле», — дип җавап бирдем. «Илгә куркыныч янаганда, хатын авырлы булуга карап тормыйлар», — диде тормыш иптәшем. «Бар да яхшы булачак, концертлар белән шөгыльләнә башладың, җырлар язасың, тиздән улың сиңа үз җырларын сузачак. Нинди сугыш?! Нәрсә турында сөйлисең син...». Белмим, бәби көтүем шулай тәэсир иткәндерме, әмма мин ул вакытта тирә-яктагы хәлләрне җитди кабул итәргә сәләтле булмаганмын, — дип искә ала Ирина.

Ходай Тәгаләгә рәхмәтле булган гаиләнең 2022 елның август аенда көтеп алган нарасыйлары — уллары туа. Бәхетле әти-әни баш-аяклары белән бала тәрбияләүгә чума.

— Төннәрнең берсендә төш күрәм: безнең президент, Путин, болай диде: «Иптәшләр, кызганычка, Икенче бөтендөнья сугышы башланды, безгә көрәшергә туры киләчәк». Минем кулыма автомат тоттырдылар, еламыйм, мин бары тик улымны кемгә калдырырга дигән вариантны гына эзлим. Мин табиб, димәк, хәрби табиб булачакмын. Иремне дә алып китәчәкләр, чөнки ул инде кисәтеп куйды. Әти-әнием дә табиблар, баламны кая куярга... Куркудан уянып киттем. Шул көнне өлешчә мобилизация игълан ителде, — дип сөйләгәндә Иринаның нинди авыр хисләр кичерүен аңлавы кыен түгел иде.

Күпләр хәтерли: шул ук көнне шәһәрдә ыгы-зыгы купты, дуслар, ахирәтләр үзара языша башлады, хәрби бурычлылар, шәхси мәгълүматларын тикшерү өчен, хәрби комиссариатка чакырып, хатлар килүен хәбәр итте. Ир белән хатын да пошаманга төшә.

— Кайгырудан сөтем югала башлады, улым елый. Биш көннән соң тормыш иптәшемне дә юлга озатырга туры килде. Бик күп акчалар сарыф итеп, кирәк әйберләрне сатып алдык. Иремнең кесәсенә безнең фотоларны, догаларны, музыка тыңлый алсын өчен колакчыннарны һәм плейерны тыктым, — дип әңгәмәбезне дәвам итәбез шәһәрдәшебез белән.

«Артист»ны махсус хәрби операциягә җыйганда туганнары ярдәмгә килә: кемдер йокы капчыгы сатып алган, кемдер төймәле телефон алып килгән, кемдер — күн итек... Зур гаилә әгъзалары өчен бу хәл көтелмәгән булса да, алар күңел төшенкелегенә бирелмәскә тырыша, бер айлык сабыен кочаклап калган яшь ананы, матди яктан гына түгел, эмоциональ яктан да хупларга көч таба алар.

-2

— Без бик күп. Иремне озатырга да туганнар һәм дуслар шактый җыелды. Ул вакытта сугышчылар Милли мәдәниятләр үзәге янында җыйналды. Сөйгән ярым барыбызны да кочагына алды. Миңа үзенең смартфонын сузды һәм «Кредитлар буенча кичектерүләргә юл куйма», — диде.

«Артист» музыка көллиятендә белем ала. Шәһәр мәдәният йортында эшли. Аны озатырга килгән һәркем аның исән-сау әйләнеп кайтуын теләп кала.

— Мин нинди хисләр кичерәмме? Шул көннән алып даими эчке борчылу һәм көтү. Вакыт бер ел элек, ирем хәрби комиссариаттан кулына повестка тотып кайткач, туктады. «Ни өчен син анда бардың, сиңа әле бернәрсә дә әйтмәделәр бит», — дип өзгәләндем. Ә ул: «Кем, әгәр мин булмасам?! Син борчылма, мин тиз генә барам да кайтам, барысы да яхшы булачак. Мин безнең йортка чит кешеләрнең үтеп керүен теләмим». Мин тавыш-тынсыз гына күндем. Без барыбыз да ризалаштык. Чөнки минем ирем үз дигәнендә нык тора. Ул һәр җирдә беренче...

Яше кергән егет сроклы хезмәткә дә үзе теләп китә, гәрчә ул армиягә барырга тиеш булмаса да. Аның әнисе — инвалид, әтисе малайга 13 яшь булганда ук вафат була. Ике абыйсы бар, алар да шундый ук көчле характерлы кешеләр, әмма аларга, билгеле сәбәпләр аркасында, мобилизация кагылмаган.

— Аллага шөкер, улым бар. Ул булмаса, мин өйдә тыныч кына көтеп утыра алмас идем, үзем дә ирекле табиб булып китәр идем, дидем иремә. Әмма Аллаһының үз планнары бар диләр, мине ничек туктатырга һәм баланы кайчан бүләк итәргә кирәклеген яхшы белгән ул. «Син монда никадәр катлаулы булуын, күпме куркыныч янавын белмисең. Гомумән, сугыш — хатын-кыз эше түгел, без көн саен үлем белән янәшә йөрибез. Өметсезлеккә бирелмә, көт, улыбызны тәрбиялә», — диде ул. Шулай эшләргә тырышам. Беренче ярты елны өйдә бала белән берүзебез яшәдек, йортны ташлап китәргә теләмәдек. Әтиебез тиз кайтам диде бит... Әмма аның «тиз» дигәне икенче ел дәвам итә, һәм без улым белән әти-әнием янына күчендек. Ирем безне үз ярдәмнәреннән ташламаган өчен әти-әнигә һәр көн рәхмәт әйтә. Минем әти-әнием өчен аларның киявеннән дә яхшы кеше юк, ул алар өчен якты бер йолдыз, — диде Ирина елмаеп.

Ике арада элемтә һәрвакытта булмый. Гадәттә чит номердан чыгып булса да «борчылма, элемтә юк, мин исән-сау», дип кисәтә торган «Артист» бервакыт ике көнгә югала. Эч пошыргыч, җанны телгәли торган тынлык урнаша. Гаилә зур куркуга төшә.

«Ходайга шөкер, хәбәр салды, бактың исә һөҗүмнәр аркасында электр уты бетеп торган һәм аларга хезмәт урыннарыннан беркая да китмәскә боерылган», — диде Ирина җиңел сулап.

Солдат махсус хәрби операция турында да артыгын сөйләми. Хакы юк. Хәрби сер. Шуңа күрә ир күбрәк гаиләсе турында тыңларга ярата. Сәламәтлек торышы да төрлечә була икән. Хәтта госпитальдә дә ятып чыккан.

— Юк, яралану сәбәпле түгел, Аллага шөкер. Без аңа төрле очракларга дип бик күп дарулар җибәрдек. Өйдәге кебек тәмле итеп ашау мөмкинлеге һәрвакытта да булмый, коры паеклар һәм гуманитар конвойлар белән чыгышабыз, ди тормыш иптәшем. Кызганычка, минем посылкаларым аңа барып җитмәде, күрәсең, ниндидер проблемалар бар. Шуңа күрә башкача җибәрмәскә кушты. Рәхмәт, дәүләткә, мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләре өчен ташламалар билгеләде, әмма мин үзем эшләүче, без күп нәрсәгә керем буенча туры килмибез. Һәм кирәк тә түгел, тормыш һәм сәламәтлекне, ә иң мөһиме, нык гаиләне бернинди акчага да сатып алып булмый. Ә безнең гаиләбез дус, Аллага шөкер. Мобилизация аны тагын да ныгытты, — диде шәһәрдәшебез.

Хәрби хезмәткәр октябрь ахырында отпускыда булып киткән. Гаилә башлыгы һәр мизгелне якыннары янәшәсендә булырга тырышкан.

«Улыбызны бик ярата. Үзен истә калдырсын өчен, аны кулыннан да төшермәде. Ирем СВОга киткәндә, сабыебыз 40 көнлек кенә булып калды. Беренче тапкыр ялга кайткач та кечкенә улыбыз әтисен хәтерләп калмады. Бу юлы да ата белән балага яңадан танышырга туры килде. Хәзер инде ул ачыктан-ачык «әти» һәм «әни» ди. Әтисенә нәрсәдер сөйләргә, күнекмәләрен күрсәтергә тырыша, элек аңа экрандагы мультикка караган кебек караса, хәзер сирәк видео-шалтыратулардан аны таный. Менә шулай яшибез, демобилизация могҗизасын көтәбез. Мин үземнең иремне бик яратам һәм аның белән горурланам! Әлбәттә, җанны кая куярга белмәгән вакытлар күп була, әмма беркемгә дә сагыш һәм юксынуларым турында сөйләмим. Кадерле кешебезгә анда мең тапкыр авыррак, ул, безнең тыныч һәм имин тормыш хакына, көн саен хәрби иптәшләре белән бергә сугыш бурычларын үти», — дигәндә яшь хатын дулкынлануын тыеп калырга тырышты.

Үти һәм җырлый. «Артист» яу кырында да үзенең яраткан җырларын башкара. Җыр аңа яшәргә һәм көрәшергә ярдәм итә.

Илмира ГАЛИЕВА
Фото гаилә архивыннан