Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Интертат

Брянск мәктәбендә ут ачкан укучы кызны ике атна элек психологлар тикшергән булган

Брянскиның 5нче гимназиясендә атыш оештырган 8нче сыйныф укучысын 2 атна элек психологлар тикшергән булган. Бу хакта «База» телеграм-каналында хәбәр ителә. Анда язылганча, 24 ноябрь көнне гимназиядә психологик диагностика үткәрелгән. Укучыларга тест бланкларын тутырган. Алар үз-үзенә кул салу омтылышларын һәм ялгызлык халәтен ачыклау буенча махсус тест узган. 14 яшьлек Алина да бу тестны узган. Бөтен күрсәткечләр дә нормада булган. Шуның өчен аның белән өстәмә әңгәмәләр үткәрелмәгән. Бүген иртән кыз кап-карадан киенеп, утлы корал белән мәктәпкә килә һәм сыйныфташларына ата башлый. 1 бала вафат була, 5 бала яралана, соңыннан һөҗүм итүче үз-үзен атып үтерә.

Брянскиның 5нче гимназиясендә атыш оештырган 8нче сыйныф укучысын 2 атна элек психологлар тикшергән булган. Бу хакта «База» телеграм-каналында хәбәр ителә.

Анда язылганча, 24 ноябрь көнне гимназиядә психологик диагностика үткәрелгән. Укучыларга тест бланкларын тутырган. Алар үз-үзенә кул салу омтылышларын һәм ялгызлык халәтен ачыклау буенча махсус тест узган. 14 яшьлек Алина да бу тестны узган. Бөтен күрсәткечләр дә нормада булган. Шуның өчен аның белән өстәмә әңгәмәләр үткәрелмәгән.

Бүген иртән кыз кап-карадан киенеп, утлы корал белән мәктәпкә килә һәм сыйныфташларына ата башлый. 1 бала вафат була, 5 бала яралана, соңыннан һөҗүм итүче үз-үзен атып үтерә.

  • Мәктәптә атыш оештырган кызның сыйныф җитәкчесе аның соңгы көннәрдәге халәтен сөйләгән
  • Брянск мәктәбендәге атыш вакытында 26 яшьлек укытучы балаларны үз гәүдәсе белән каплаган