Брянскида мәктәптә атыш оештырган Алина А. сыйныфташ кызы белән бер егетне яратып, алар арасында конфликт чыккан, дигән фараз булды. Алинаның сыйныф җитәкчесе андый хәл күзәтелмәвен сөйли, тик соңгы көннәрдә кыз үзен сәер тоткан. «Топор 18+» телеграм-каналында чыккан мәгълүмат буенча, кызлар бүлә алмаган егет тә бүгенге атышта яраланган. Ул һәм тагын 4 кеше хәзерге вакытта хастаханәдә. Һөҗүм итүче кыз белән бер сыйныфта аның игезәге дә укыган. Һөҗүм вакытында ул да анда булган, зыян күрмәгән. Ул да тыныч бала булган, бертуганының һөҗүм итәргә җыенуы турында берни белмәгән, диелә хәбәрдә. Һөҗүм иткән Алина А. сумкасында дәфтәр, китаплар һәм патроннар табылган. Дәфтәр битенең читендә «мне нужно будет обязательно встретиться с другом» дигән язу калган. «База» телеграм-каналы язганча, бүген кыз иртәнге ашын да ашамыйча киткән. Соңгы көннәрдә Алина А. «исән дә, үле дә булмаган» («ни жива, ни мертва») дип язылган. Бу хакта тикшерүчеләргә аның сыйныф җитәкчесе Людмила Ж. сөйләгән. Соңгы көннә
Мәктәптә атыш оештырган кызның сыйныф җитәкчесе аның соңгы көннәрдәге халәтен сөйләгән
7 декабря 20237 дек 2023
1
2 мин