Башкортстанның Салават шәһәрендә банктан 25 миллион сум урлап хөкем ителгән кассир Луиза Хәйруллина берничә ай элек иреккә чыккан. Ул колониядә 4,5 ел утырган. Бу турыда «Башинформ» яза. Ул хәзер ире Марат Хәйруллин белән аралашмый, балаларын үзенә алган һәм ире белән бергә төзегән өйдә яши. Туганнары сүзләренчә, Луиза эшкә урнашкан. Моңа кадәр билгеле булганча, 2021нче Яңа ел алдыннан Салават шәһәре суды Марат һәм Луиза Хәйруллиннар эшенә нокта куйды. 2017 елның августыннан 2019 елның маена кадәр банкта өлкән кассир булып эшләгән Луиза Хәйруллина, ире кушуы буенча, системалы рәвештә банктан акча алып чыга. Җинаять эзен яшерү өчен, ялган документлар куя. Акчага ире букмекер контораларында уйный. Луиза барлыгы 9 025 270 сум, 140900 доллар һәм 101315 евро урлый. 2019 елның май азагында Марат Хәйруллин, үзләрен тиздән тотачакларын чамалап, эзсез югалу оештыра. Луиза, Марат һәм балалары берничә көн урманда качып ята, аннары Салаватка кайтып, машинаны гаражда калдыралар, үзләре таксида Каза
Башкортстанда 25 миллион урлаган Луиза Хәйруллина 4,5 елдан иреккә чыккан
7 декабря 20237 дек 2023
1
1 мин