Брянскиның 5нче гимназиясендә 14 яшьлек укучы кыз ут ачкан. Алина А. биология дәресенә корал алып кергән һәм шунда ук ата башлаган. Нәтиҗәдә 2 укучы үлгән, аларның берсе – ут ачкан кыз үзе. 5 бала яраланган. «Телеграм» каналларда бу хәл турында хәбәрләр һәм видеолар таралды. «Baza» телеграм-каналында язылганча, бу – укучы кыз мәктәпкә һөҗүм итеп, зыян күрүчеләр булуның Россиядәге беренче очрагы. Һөҗүм әзерләгән кызлар элегрәк тә булган, әмма аларны вакытында тоткарлаганнар, ә Алинә А. «Бекас-3» мылтыгын мәктәпкә алып керә алган. Фаразлар буенча, корал әтисенеке. Укучы кыз коралны тубуста алып кергән. Мәктәп ишек төбендә металлны билгели торган рамнар булмаган. 9:15 сәгатьтә ут ачу турында хәбәр килгән. Сыйныфташлары сүзләренчә, Алина йомык һәм бик аралашмый торган кыз булган. Укучылар үзләре күргәнне һәм ишеткәнне сөйләгән. Без инглиз теле дәресендә утыра идек һәм аткан тавышлар ишеттек. Торып бастык, шунда ук – икенче, өченче аткан тавыш. Бездә паника башланды. Без тизрәк тәрәзәләрне
Мәктәптәге атыш турында шаһитләр: «Парталарны өсте-өстенә тездек»
7 декабря 20237 дек 2023
2
1 мин