Фирдүс Тямаев яңа гына аягына операция ясатты. Әнисе аның хәлен белергә килгән. Җырчы, култык таягына таянып, әнисен урамнан ук каршы ала. Ана улын кочаклап: «Әй, улым, улым», – ди. Машинадан әнисе алып килгән күчтәнәчләрне ташыйлар, анда дистәгә якын каз да бар. Җырчының әнисе авылда күпсанлы терлекләр һәм кош-корт асрый. Җырчы, кайтканда, аларның санын барлый, язылучыларына да күрсәтә. Видеода күренгәнчә, ана белән улы диванда сөйләшеп утыра. – Сыерларыңны бетерәсеңме быел? Ничә сыерың калды? Казларыңны чалдың инде? – Әле дөнья! Юк, бетермим, тагын кайта әле. Казларны тагын алам әле. Үскәннәрне саталар бит. – Болай да 100 каз үстердең бит инде. Син, әни, «чирледер» инде. Менә чикләвек кенә ашап утыр инде шунда. – Юк, чикләвек белән генә булмый. Мин ит яратам. – Тешләрең ничек? – Тешләрем әле Тимур кулында. Бик әйбәт табиб, яхшы ясыйлар. – Берәр казыңны алып киләсең була инде... – Икене дә бирер идем әле, улым. – Икене түгел, берне генә, артык бозма кешене. Мин беләм, син казларың бел