Лариса Долина иҗатының 50 еллыгын уздырган. Бәйрәм концерты 5 декабрьдә Мәскәүнең Музыка йортында узган. Артистка сәхнәгә үзенең Долина-band коллективы белән чыккан. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза. 68 яшьлек җырчы пайеткалар тегелгән ачык зәңгәрсу төстәге чалбарлы костюмнан чыгыш ясаган. Икенче костюмы исә көмеш төсендә булган. Прическасы да гади генә озын, җилкәләренә төшеп торган озын, туры чәчләр. Концерт башында ук тамашачылар нидер сизенә. Җырчы гел сәхнә артына чыга, ул булмаганда, музыкантлар озаклап көйләр уйнап тора. Тик Лариса Долина озак түзми, тамашачыларга мөрәҗәгать итә. Ул алдагы көнне авырып китүен сөйли, тик үзенә нәрсә булганы әйтми. Шулай да ул, үз хәле аркасында, концертны куймаска да әзер була. «Үземне бик үк яхшы хис итмәвемне сизгәнсездер инде... Бу концерт булмаска да мөмкин иде. Кичә авырып киттем, әмма концертны өзмәскә булдым... Сезнең белән киңәшергә телим: дөресен генә әйтегез әле, сәхнә артына чыгып китүемне, табибның миңа дарулар биргәнен көтәр
