Илсөя Бәдретдинова «Аэропорт» җырының премьерасын тәкъдим итте. «Бөтен дөньясын ташлап, самолетка утырып, берәр кая очасы килә торган чак… Шулай итсәгез, бу җырны билгеләгез, яме. Кәефем күтәрелер», – дип, күңел халәте турында белдергән җырчы. «Аэропорт» җырының сүзләрен Миләүшә Әфләтүнова язган, ә көен Илдус Дәүләнов иҗат иткән. Тамашачы җырны хуплап алган һәм җырчының кәефен күтәргеч смайликлар җибәргән.
Илсөя Бәдретдиновадан күңел халәтенә туры килә торган яңа җыр: «Аэропорт»
2 декабря 20232 дек 2023
~1 мин