Мордовиянең Ковылкино шәһәрендә янгында һәлак булган балаларны соңгы юлга озаттылар. Фаҗига ике фатирлы йортта булган. Бу хакта «Столица С» сайты яза. Янгында 11 айдан 5 яшькә кадәрге 4 бала һәлак булды. Ут чыккан вакытта, әти-әниләре өйдә булмый. «Йортта чыбыкларны төзәтүләрен сорап, шәһәр хакимиятенә 4 тапкыр бардым. Хәзер көтеп торсыннар инде. Хәзер аларга минем балаларым киләчәк...» – дип сөйләгән кайгыдан бетерешкән әти кеше. Балаларны әтиләренең туган авылы Парапино зиратында җирләгәннәр. Мордовиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында, Ковылкинодагы янгын 2 сәбәп аркасында килеп чыккан булырга мөмкин, дип саныйлар. «Янгын сүндерү-коткару хезмәте вакытында килеп җитсә дә, кызганыч, фаҗигане туктатып булмады. Хәзер фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклау буенча чаралар уздырыла», – диде янгын урынын карагач, Мордовия Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Ситкин. Янгын мәйданы 100 кв. метрны тәшкил иткән. Янгын ут каба торган чит-ят
73 яшьлек ата белән 25 яшьлек ананың дүрт баласы янып үлгән: «Хакимияткә 4 тапкыр бардым»
3 декабря 20233 дек 2023
2
1 мин