Найти тему
Интертат

Ришат Төхвәтуллинга 140 концертының яртысын гына куярга туры киләчәк

Ришат Төхвәтуллин концертлар сезонын ни өчен кыскартуы турында блогер Равил Закировка сөйләгән.

Җырчы элеккеге сезонда 140 концерт куйган булса, хәзерге сезонда шуның яртысын гына куячак.

«Быел бәбәй көтәбез. Шуның аркасында да өйдә буласым килә. Аннары вакыт та җитми. Күбрәк гаиләгә, иҗатка вакыт бирәсем килә. Мин күптән бер интервьюда «өйләнгәнче, гаилә корганчы, рәхәтләнеп гастрольләрдә йөрим, аннары концертларны киметәчәкмен» дип әйткән идем. Әкренләп шуңа таба бара», – дип, планнары белән уртаклашты җырчы.

«Сине гаилә тормышы «кысмаячакмы»? Син тәгаен әйтәсеңме шулай булмавы турында?» – дип тә сорый блогер.

«Юк, гаилә мине илһамландыра гына», – дип җавап бирә җырчы.