Азалия Әминева — бокс буенча Русиянең ике тапкыр чемпионы — кичә узган матбугат конференциясендә менә шулай дип белдерде. Шәһәрнең гаммәви матбугат чаралары белән очрашуга кадәр спорт өлкәсендә югары казанышларга ирешкән шәһәрдәшебез љирле хакимият башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Пальчинскийдан котлаулар кабул итте. Исегезгә төшерәбез, Октябрьский шәһәренең 1нче олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Азалия Әминева хатын-кызлар арасында бокс буенча Русия чемпионатында алтын медаль алды. Рингта безнең спортчы 66 килограмм авырлык категориясендә Санкт-Петербургтан Ангелина Ганюкова белән очрашты. Чемпионат Уфада, Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә узды. Алазия Әминева — Башкорт-стан Республикасында хатын-кызлар арасында бокс буенча беренче ил чемпионы. Шунысы да мөһим, бокс — ул Олимпия спорт төре. Әлбәттә, мондый югары исемгә лаек булыр өчен никадәр көч, сабырлык һәм максатчанлык таләп ителүен боксчы үзе һәм аның тренеры Александр Савкин гына белә. — Чемпион б