Русиядә аналар көнен шәһәрнең Никахлашу сарае хезмәткәрләре асрамага бала алган гаиләләр белән бергәләп билгеләп үтте.
Йөрәк җылысын үз сабыйлары белән генә түгел, чит балалар белән дә бүлешә алган әниләрне чын мәгънәсендә илаһи җан ияләренә тиңләргә мөмкин.
Котлау өчен сүз алган җирле хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов нәкъ менә шулай дип уллыкка һәм кызлыкка бала алган аналар белән ихлас соклануын белдерде. Ул аларда булган сабырлык, мәхәббәт һәм мәрхәмәт хисләренең һәртөрле кыенлыкларны җиңеп чыгарга сәләтле булуын билгеләп үтте. Октябрь Рәис улы һәр хатын-кызга изге теләкләрен белдереп, опека һәм попечительлек бүлеге әзерләгән Рәхмәт хатларын тапшырды.
Никахлашу сарае бу көнне бәйрәмгә дәшкән аналар арасында Әнисә Шәрәпова, Лариса Пятибратова, Гөлназ Арсланова, Гөлнара Вәлиева, Юлия Некрасова, Альбина Фәррахова, Светлана Локтева, Анна Дергунова, Әлфия Хәлиуллина бар иде.
Әнисә Мөсәгыйть кызы үзенең акыллы һәм төрле яклап үсеш алган хатын-кыз булуы белән аерылып тора, дип билгеләп үтте чараны алып баручылар. Шуңа күрә аңа тирә-яктагы кешеләр белән уртак тел табуы да җиңел бирелә. 2015 елда алар тормыш иптәше белән асрамага кыз бала ала. Шәхси йорт белән яшәүче гаилә балалар үсеше өчен мөмкин булган барлык шартларны тудыра.
Лариса Валерьевна исә үзенең җылы кочагына моннан биш ел элек бертуган ике баланы сыендыра. Әниләренең зур кайгыртуын тоеп үсә торган нарасыйлар да үзләренең яхшы укулары һәм тәртипләре белән җавап бирә.
Ә менә Гөлнара Рафаэль кызының көчле рухы, түземлеге һәм ихтыяр көче алдында түбәнчелек белән баш имичә мөмкин түгел. Ул асрамага алган өч бала — Сергей, Динис һәм Диананы тәрбияләп үстерә. Тик тормыш кына сынаулар артыннан сынауларны тудырып тора. Ләкин Гөлнара ханым беркайчан да якты киләчәккә өметен җуймый. Улы Сергей махсус хәрби операция зонасында һәлак булгач та анага тормышка ышанычын югалтмаска Диана белән Динис ярдәм итә. Алар һәрвакыт әниләре белән янәшә.
Опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Карина Габдуллина олы йөрәкле, мәрхәмәтле, зур соклану һәм горурлану хисе уятучы әлеге хатын-кызларга рәхмәтле булуын җитерде:
— Тәрбия нигезе гаиләдән башлана. Әмма тормыш без уйлаганча гына бармый, кызганычка. Җәмгыятьтә ятим калган, әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм ителгән сабыйлар бар. Әлбәттә, аларның хокукларын яклау — хөкүмәтебезнең төп бурычы. Тик ана назын, аның кайгыртуын һәм назлы карашын бернинди дәүләт рычаглары да, түләнә торган акчалар да алмаштыра алмый. Үз гаиләләренә бала алган әти-әниләр — алар безнең төп байлыгыбыз, сез бер гөнаһсыз нарасыйларга тулы кыйммәтле тормышта яшәргә һәм үсәргә мөмкинлек бирәсез. Бу — зур хезмәт һәм дәрәҗә.
Бәйрәмне үзенең матур музыкаль сәламнәре белән яшь җырчыбыз Сафия Фәезова бизәде. Киң күңелле иганәчеләр — «Роял» җәмгыяте, «Плаза» сәүдә үзәге, «ТортЛиана» кондитер цехы, «Дари добро» хәйрия фонды гаиләләрне алмаштырган әниләргә бүләкләр тапшырды.