Найти тему
Газета «Туган як»

Шәһәр яңа елга бизәнә

Ленин исемендәге мәйданда чыршыны бизәү ахырына якынлашып килә.

Быел октябрьскийлылар Яңа 2024 елны 18 метрлы чыршы тирәли каршы алачак. Шәһәр халкына бәйрәм рухын «Декоис» компаниясе хезмәткәрләре тудыра. «Русия төбәкләрендә яңа ел бизәлеше булдыру белән биш ел шөгыльләнәбез. Быел Октябрь-ский шәһәренә дә килеп җиттек. Эшне тәмамлау срогы — 2 декабрь. Әмма без алга куйган бурычны көн элгәре тәмамлау алдында торабыз. Атна уртасында Чита яки Казан шәһәрләренә карап юл алачакбыз. Эшне үз вакытында башкарып чыгуда җирле муниципалитетның да ярдәме зур — безне бөтен кирәкле техника белән тәэмин иттеләр», — дип сөйләде компания бригадиры Гаджи Морат Гаджидадаев.

Без килгән вакытта эшчеләр очында йолдыз балкып торган чыршыга соңгы шарларны элү белән мәшгуль иде. Сүз уңаеннан, мәйданда куелган яңа ел гүзәлен дә шушы ук компания җитештергән. Берьюлы чыршы тирәли бер йөздән артык гирлянда сузар өчен кыса да әзерләнә: 20 данә тимер терәк кую тәмамлану стадиясендә. Ахыр чиктә үзәк мәйданда урнашкан чыршы тирәли тартылачак гирляндалар төрле төсләрдән балкып торган чатырны хәтерләтәчәк.

«Декоис» компаниясеннән 22 яшьлек Глеб исемле егеткә исә безнең Октябрьский ошаган. «Бик матур һәм уңайлы шәһәр, архитектурасы бай», — диде ул. Мәскәүдән үк килгән эшчеләр безнең халыкның да ачык күңелле булуын билгеләп үттеләр.