Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов, йөрәге авыртып, реанимациягә эләккән. Бу хакта социаль челтәрләрдә аның тормыш иптәше Эльмира сөйли. «Кичә кич белән Ришатның хәле начарайды. Йөрәге авырта башлады. Аны «ашыгыч ярдәм» машинасы белән хастаханәгә алып киттеләр», – дип яза Эльмира сторисларында. «Мин дә «ашыгыч ярдәм» белән килдем. Инде 30 минут тирәсе бернинди хәбәрләр дә юк», – дигән Тәтишка, елый-елый. Ришатның исән-сау сәламәтләнүен теләп калабыз.
«Кич белән хәле начарайды...» – Ришат Фазлыйәхмәтов реанимациядә
29 ноября 202329 ноя 2023
~1 мин