«Юлдаш» радиосы үзенең «ВКонтакте» сәхифәсендә махсус операциядә шәфкать туташы булып эшләүче Муза «позывной»лы кыю хатын-кыз белән таныштыра. Муза мотоукчылар гаскәрендә медицина ротасында контракт буенча хезмәт итә. Шәфкать туташы вазифасын үти. «Көн саен без хәрбиләргә беренче һәм кичектергесез ярдәм күрсәтәбез. Яралы батырның исән-калырмы, юкмы икәнлеге минем эшемә бәйле. Хәрбиләрнең хезмәттәшләренә вакытлы һәм дөрес медицина ярдәме күрсәтә алуы да аларга минем тактик медицина нигезләре турында никадәр дөрес һәм оста итеп сөйли алуымнан тора», – дигән ул журналистларга. Музага 48 яшь. Ул махсус операциягә былтыр ук барырга теләгән, ләкин аны алмаганнар. Быел май аенда ул тагын хәрби комиссариатка языла, әмма аның үтенечен кире кагалар. «Хатын-кызларны алмыйбыз», – диделәр. Шуңа да карамастан, мин һәр ай саен комиссариатка килдем һәм теләгемә ирештем. Тормыш иптәшем калырга үгетләп карады, әмма мин башкача булдыра алмадым. Туган илемә ярдәм итәргә телим, мин – патриот», – дигән Муза
Махсус операциягә киткән шәфкать туташы: «Тормыш иптәшем калырга үгетләп карады...»
28 ноября 202328 ноя 2023
1
~1 мин