1 декабрьдән Россиядә яңа законнар үз көченә керә. Яңалыклар турында ГорОбзор.ру сайты яза. Пенсияләрне ике тапкыр бирәчәкләр Яңа ел бәйрәмнәрендәге озын яллар аркасында, пенсионерлар декабрь өчен дә, гыйнвар өчен дә пенсия алачак. Пенсияләр 1 һәм 25 декабрьдә килә. Ә гыйнвар пенсиясе 7,5 процентка индексацияләнә. Алкогольсез эчемлекләргә бәя артырга мөмкин 1 декабрьдән алкогольсез эчемлекләрне (моңа соклар, морслар һәм нектарлар керми) маркировкалау мәҗбүри булачак. Шул сәбәпле товарларга бәя артырга мөмкин. Машина йөртүчеләргә сезонга туры килми торган шина өчен штраф салачаклар Сентябрьдә Россиядә яңа закон кабул ителде, ул автомобильләрдә сезонга туры килми торган шина өчен җәза бирүне күздә тота. 1 декабрьдән бу чара гамәлгә керә: җәйге шиналы машинада йөрүчеләргә штраф салыначак. Штраф күләме – 500 сум. Салым түләүнең вакыты чыга 1 декабрь – салым түләүнең соңгы көне. Шушы көнгә хәтле Россия халкы җир, транспорт һәм милек салымы, шулай ук, тиешле хәбәр килгән очракта, НДФЛ суммас
Декабрьдә гамәлгә керә торган законнар: яңа штраф, айга ике пенсия, төрмәдә бала үстерү
28 ноября 202328 ноя 2023
2 мин