«ТМТВ» каналы баш мөхәррире Лилия Кадыйрова эшеннән киткән. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрендә хәбәр иткән. Зур хәрефләр белән «МИН КИТТЕМ...» дип башлаган постын Лилия Кадыйрова. «Мин шәхес буларак формалашкан, профессиональ буларак ныгыган, яраткан кадерле «ТМТВ» телеканалы, «Барс Медиа» компаниясе, «Татар Радиосы», концерт агентлыгы – барыгызга да бик зур рәхмәтемне белдерәм! Мин 15 ел дәвамында көчле, масштаблы команданың лидеры булуым белән бик бәхетлемен! Мин кызыл дипломым һәм бик зур амбицияләрем белән «Барс Медиа» команиясенә килгән көннәремне яхшы хәтерлим. 15 ел дәвамында төрле вакытлар булды, ләкин без һәрвакыт уңышлы проект хакына компромиссны таба белдек. Сез мине пиар-специалист, журналист, сценарист, режиссер, продюсер, җитәкче, алып баручы буларак ачтыгыз. Шуның өчен сезгә бик зур рәхмәтемне белдерәм!» – дигән Лилия Кадыйрова. Ул «ТМТВ»дан китүеннән сенсация ясамауларын сораган. «Китү – минем шәхси теләгем», – дигән җитәкче. «Китүем турында әйтмәсәм дә, күпләр хәбәр
Лилия Кадыйрова «ТМТВ» каналыннан киткән: «Бу сорауга нокта куясым килә»
28 ноября 202328 ноя 2023
37
2 мин