«Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында ТНВ телеканалы алып баручысы, Аида псевдонимы белән чыгыш ясаучы җырчы Эльвира Фазлыева кунакта булды. Биредә ул әле беркайда да сөйләмәгән фактларны ачты. Эльвираның 4 яшьлек кызының гомере өстенә агач төшкәннән соң өзелде. Кызы белән фаҗига булган көнне Эльвира эштә, эфирга чыгарга әзерләнеп утырган була. Ә кызы өйдә әтисе, иренең олы улы, машина йөртүче һәм няня белән калган була. Баланың өстенә агач төшкәндә, янында кеше булмый, әмма алар барысы да шул тирәдә була. Беренче итеп, бала янына машина йөртүче йөгереп килә, әмма соң була инде… Аида шунда ук яки хастаханәгә килгәч вафат булганмы, бу хакта Эльвира бүгенге көнгә кадәр белми. «Сорамадым да, белергә дә теләмим», – ди ул, елап. «Шуңа ачу килә, өйдә күпме кеше булган, ә 4 яшьлек баланы беркем карамаган. Шундый җилдә баланы ник чыгарырга иде? Чыгарганнар икән, ник аның янында беркем дә булмаган? Хастаханәгә килеп җиткәч, башта аның үлеме турында әйттеләр, аннары
Эльвира Фазлыеваны иренең олы балалары, кыйнап, өйдән куып чыгарган
28 ноября 202328 ноя 2023
2
2 мин