Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Интертат

Декабрьдә пенсия һәм пособиеләр киләчәк көннәр билгеле

Социаль фонд түләүләрнең графигын чыгарды. Акчалар банк счетларына билгеле бер сәгатьтә түгел, ә көн дәвамында килә, дип яза «БНК» мәгълүмат агентлыгы. 2023 елның 1 декабрендә түбәндәге пособиеләр һәм түләүләр киләчәк: 5 декабрьдә ноябрь өчен ана капиталыннан айлык түләү килә. 8 декабрьдә – 1,5 яшькә кадәрге балаларын караган эшләүче әти-әниләр өчен айлык түләү. 12 декабрьдә Сбербанк клиентларына (фамилияләре А-К хәрефенә башланучыларга) пенсия килә. 19 декабрьдә башка банкларның клиентларына пенсия күчерәчәкләр. 21 декабрьдә Сбербанк клиентларына (Фамилияләре Л-Я хәрефенә башланучыларга) пенсия күчә. Пособиеләрне һәм пенсияләрне почта аша бирү элек расланган график буенча була. Мәгълүматны үзегезнең почта бүлегендә белешергә була.

Социаль фонд түләүләрнең графигын чыгарды. Акчалар банк счетларына билгеле бер сәгатьтә түгел, ә көн дәвамында килә, дип яза «БНК» мәгълүмат агентлыгы.

2023 елның 1 декабрендә түбәндәге пособиеләр һәм түләүләр киләчәк:

  • Бердәм пособие;
  • Беренче бала өчен 3 яшькә кадәр түләнә торган акча;
  • 8-16 яшьлек балалар өчен айлык түләү;
  • 1,5 яшькә кадәрге балаларын караган эшләмәүче әти-әниләр өчен айлык түләү.

5 декабрьдә ноябрь өчен ана капиталыннан айлык түләү килә.

8 декабрьдә – 1,5 яшькә кадәрге балаларын караган эшләүче әти-әниләр өчен айлык түләү.

12 декабрьдә Сбербанк клиентларына (фамилияләре А-К хәрефенә башланучыларга) пенсия килә.

19 декабрьдә башка банкларның клиентларына пенсия күчерәчәкләр.

21 декабрьдә Сбербанк клиентларына (Фамилияләре Л-Я хәрефенә башланучыларга) пенсия күчә.

Пособиеләрне һәм пенсияләрне почта аша бирү элек расланган график буенча була. Мәгълүматны үзегезнең почта бүлегендә белешергә була.