«Туган тел» каналы Мәскәүдә концерт уздырды. «Сер итеп кенә» тапшыруын алып баручы Роза Хәйруллина шушы концертта катнашкан җырчылар белән сөйләшкән. Шул исәптән, Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачурина белән.
– Өйләнгән парга нинди сорау икәнен беләсез бит инде, – ди алып баручы Роза Хәйруллина.
– Әйе, – дип елмая Ришат.
– Ул сорау – «кайчан бәби була», – ди Роза Хәйруллина.
– Ришат, әле анысы да түгел. Үземнән чыгып беләм – беренчесен тапкач, «икенчесен кайчан табасыз» дип сорый башлыйлар, – ди алып баручы Роза Хәйруллина.
– Ришат үзгәрдеме, Алия?
– Юк. Тагын да ныграк мине ярата…
– Ришат, син нигә читкә карадың, Алия «ярата» дигәндә? – дип «орыша» Роза Хәйруллина.
– Ояла, – дип, ирен яклый Алия.
– Алия, сез Карачуринамы, Төхвәтуллинамы?
– Төхвәтуллина. Документта да, сәхнәдә дә мине шулай игълан итәләр, – ди Алия.
– Димәк, Карачурина дигән фамилия белән саубуллаштык?
Алия елмаеп кына тора.
– Ә Синдә нәрсә үзгәрде дип, нигә сорамыйсың? – дип сорый Ришат.
– Нәрсә үзгәрде күңелеңдә өйләнгәннән соң? – дип сорый Роза Хәйруллина.
– Барысы да шулай ук инде. Күңел тынычланды гына. Бар да урынында. Әллә нәрсә үзгәрде дип әйтеп булмый. Җаваплылык артты. Һәм… кич белән чыгып булмый, – ди Ришат.
– Әллә йөгерергә дә җибәрмиләр?
– Җибәрә-әм, – ди Алия.
– «Кайчан кайтасың», «нигә барасың»… Дуслар белән күрешергә дә гел сорап китәргә кирәк. Өйләнмәгән вакыттагы кебек чыктың киттең түгел…
– Җибәрәм бит инде барыбер, – ди Алия.
– Ришатның өйләнмәгән егетләргә сер ачуы булды бу, – ди Роза Хәйруллина.
– Миңа: «Ришат, нигә Алияне өйдә бикләп тотасың», – дип язалар. Менә мине бикләп тоталар өйдә! – ди Ришат.
– Әллә шулай диләрме?
– Мин «Алия гастрольгә бүтән йөрмәс инде» дигән идем. Шуңа халык котырды. «Нишләп бикләп тотасың, аңа әти-әнисе белем биргән, түләп укытканнар, ул шул белемен кулланырга тиеш. Чыгар аны! Өйдә тотма!» – дип язалар, – ди Ришат.
– Ни генә язып бетермәделәр, – дип җөпли Алия.
– Әй, тамашачылар безнең… Аларга инде шулай уйларга ирек кенә бир… – ди Роза Хәйруллина. – Юк, без сезне яратабыз, тамашачыларыбыз. Үз фикерләрегезне белгертегез. Сезнең бит инде, димәк, мәхәббәтегез бар, кызыксынасыз алар белән. Дөрес кабул итәбез… Димәк, монда әле Алия «кыскан» икән Ришатны әзрәк кенә, өйдә утырткан…
– Юк инде, – ди Алия.
– Бу – шаяру гына. Нәрсә үзгәрде, дигәннән, бөтен әйбер дә үз җаенда. Тынычлану бар, качырып йөрисе юк. Без очрашуыбызны күрсәтергә яратмый идек… Хәзер качып та йөрисе юк, кирәк тә түгел, – ди Ришат.
– Без аны сизә идек, – ди Роза Хәйруллина.
Бу хакта тапшыруның 24 минутында сөйли башлыйлар.