Марат Яруллин концертларында «мөгез» чыгарырга ярата. Соңгы елларда җырчы ниләр генә кыланмады инде. Интернет киңлекләрендә буйдак яшь җырчы турында нинди генә мәгълүмат юк: «Марат Яруллин сәхнәдән тамашачысы өстенә сикергән», «Марат Яруллинны фанаткасы тешләгән», «Яруллинга фанаткасы тәкъдим ясаган» һәм башкалар. Популярлыгын арттыру максатыннан, Уфа концертларында Марат тагын да үзенчәлеклерәк фишка уйлап тапкан – кабартылган матраска ятып, концертына килгән халык өстендә «йөзгән». Үзе дә: «Уфа тамашачым мәхәббәтеннән исереп, сөю диңгезендә бергәләп йөздек», – дип яза ул социаль челтәрләрдә. Видео шактый күп караулар җыйган. Комментарийлары да шәп. «Нинди тыңлаучан фанаткаларың. Кире сәхнәгә кадәр китереп куйдылар. Алып качу мөмкинлекләре дә бар иде бит»; «Хәзер: «Маратның астында булдым», – диярләр инде»; «Әле ярый озын тырнаклары белән тишмәгәннәр»; «Мин сине матрасың белән бергә алып китәр идем»; «Бу залда бер генә мужик та юк бугай»; «Вәт җүләр»; «Теге вакытта каты булгандыр шул»
«Марат астында булдым, диярләр»: Марат Яруллин, матраска ятып, тамашачы өстендә «йөзгән»
4 декабря 20234 дек 2023
7
1 мин