Ришат Төхвәтуллин блогер Равил Закировка үзе белән Мәскәүдә булган күңелсез хәл турында сөйләгән. Аңа гримерка ачудан баш тартканнар. Шуңа ул хәзер гастрольләргә үзенең күчмә гримеркасы белән йөри. «Күчмә гримерка – менә бу дәрәҗәдә», – дип шакката блогер Равил Закиров. «Бер елны, сәхнәгә яңа чыккан вакытларда, «Ришат, бу гримерканы сиңа гына ачабыз. Бер артистка да ачкан юк, Салават абыеңа һәм сиңа гына ачабыз», – диделәр. 1-2 ел узгач, шул гримерканы миңа ачмыйлар. Сәбәбен табалар инде, ачасылары килмәгәндер. Минем күңелемә тиде. Мин үземә гримерка ясадым. Минем анда бөтен кирәкле әйбер – коврик, фен, көзге бар, киемнәр матур итеп эленеп тора, берни бөкләнми. Җайлы инде. Шуннан бирле минем гримерка сәхнә артында, киемнәремне алыштырам да, чыгам да җырлыйм», – дип көлеп сөйләде җырчы. Видео Равил Закировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды.
Мәскәүдә булган күңелсез хәл Ришат Төхвәтуллинны нишләргә мәҗбүр иткән?
4 декабря 20234 дек 2023
1
~1 мин