Башкортстанда хәбәрсез югалган кызның кисәкләргә туралган мәетен тапканнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 10 ноябрьдә Стәрлетамакта яшәүче хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итә. Ул 25 яшьлек кызының 5 октябрьдән бирле элемтәгә чыкмавын, югалуын әйтә. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Тикшерүчеләр югалган кызның якыннарын тикшерә, ул яшәгән урында видеокүзәтү камералары язмасын өйрәнә, телефон сөйләшүләрен детальләштерә, аның хәрәкәт маршрутын ачыклый. Шулай итеп җинаятьтә шикләнелүче 38 яшьлек ир-ат ачыклана, ул Эстәрлебаш авылында яши. Югалган төндә кыз шушы ир-ат машинасына утырып киткән. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат, өен тентегән чакта, тикшерүчегә гаебе турында сөйли, мәетне яшергән урынны әйтә. Тикшерү версиясе буенча, бу ир-ат белән югалган кыз моңа кадәр таныш була. 5 октябрьдә төнлә алар очраша, ир-атның өенә китәләр. Аннары талашалар, ир-ат кызны буып үтерә. Җаваплылыктан качу өчен, ул мәет
«Мәете кисәкләргә туралган» – Стәрлетамакта югалган 25 яшьлек кызны тапканнар
5 декабря 20235 дек 2023
2
1 мин