Нурлат районының Иске Иглай авылыннан махсус хәрби операциягә киткән Александр Иванов хәбәрсез югалган була. «Ватан сакчылары» фондының Нурлат филиалы социаль координаторлары аны вафат дип танырга ярдәм итә. Бу хакта «Нурлат» газетасы яза. Махсус хәрби операция башлангач, Александр хәрби хезмәткә китәргә тели. 2022 елның җәй ахырында килешү төзи, Барс-19 батальонында хезмәт итә. 1 сентябрьдән хәрби операция зонасында хезмәтен башлый, ә 11 сентябрьдә хәбәрсез югалганнар исемлегенә эләгә, хәрби хәрәкәтләр барышында камалыштан чыга алмый. Александрның 2 баласы бар, улы 8нче сыйныфта укый, кечкенә кызы күптән түгел генә балалар бакчасына йөри башлаган. Хатыны Ираида эшкә чыгарга җыена. Социаль координаторлар гаиләгә кирәкле документларны җыярга ярдәм иткән, ә районга Александрның хәрби иптәше кайтканын белгәч, аны судка шаһит буларак җәлеп итәләр. «Александр контракт төзүе турында хатынына әйтә алмаган, вахта эшенә китәм, дип кенә әйткән. Үзенең махсус хәрби операция зонасында булуын опера
Хәрби операциягә хатынына әйтмичә китеп хәбәрсез югалган Нурлат егетенең язмышы ачыкланды
20 ноября 202320 ноя 2023
4
1 мин