Марат Мухинның хатыны – блогер Гөлия Вәлиәхмәтова – яңа йортларында төзелешнең ничек баруын даими күрсәтеп бара. Аның сүзләренчә, 2 катлы йортка ремонт инде 14-15 миллион сумга төшкән. Ул мондый акчаның гаиләгә кайдан килүен аңлатты. «Миңа әнием алып биргән 2 бүлмәле фатирым бар иде. Мин анда университетта укыган вакытта яшәдем. Урыны бик шәп иде: Камал театры янында, Мәрҗани мәчете кырыенда. Бу фатирны 12 миллионга саттык һәм ул акча ремонтка җитәр, дип уйладык. Әлегә ремонтка 14-15 миллион сум акча китте. Безгә мебель өчен түлисе калды (кухня һәм кунак бүлмәсенә диван бар инде). Буяулар, розеткалар, вак-төяк аласы калды», – дип язган Гөлия Вәлиәхмәтова.
Марат Мухинның хатыны 15 миллион сумга төшкән ремонт өчен акчаны кайдан алуын әйтте
20 ноября 202320 ноя 2023
10
~1 мин