Марат Яруллин бик сәер һәм көтелмәгән хәлгә юлыккан. Магнитогорскидагы концертыннан соң тамашачысы белән фотога төшкән вакытта, бер кыз җырчының муенын тешләгән.
Ышанасызмы, фотосесия вакытында бер хатын-кыз муенымны тешләде. Мин бу турыда нәрсә дип әйтергә дә белмим… Тагын мондый хәл кабатланса, фотосессиягә чыкмый башлармын, мөгаен, – дигән ул.
Күпмедер вакыттан соң үзе: «Мин исән, елан агулы булып чыкмады», – дип шаяртып язып куйган.
Маратның виртуаль дуслары бу хәлгә шаккаткан.
«Мин бу ситуациядән шокта. Зинһар өчен, Маратны берегез дә тешләмәгез. Гыйнварда булачак концертыннан соң аның белән фотога төшәргә хыялланам»;
«Зомбига әверелмәссеңме икән?»;
«Ул урында йокы артериясе урнашкан. Мондый тешләүләрдән соң кеше үлеп китәргә дә мөмкин», – дип язганнар.
Чын күңелдән борчылып, дуслары Маратка саграк булырга киңәш итә. «Ул кызның нәрсә белән авыруын кем белгән. Анализлар тапшырырга кирәк», – дигән киңәшләр дә килгән.