«Күмәк Көч» газетасы хәбәр итүенчә, 16 ноябрьдә Ульяновск өлкәсе Кулаткы районы Яңа Зеленай авылында (Новое Зеленое) махсус хәрби операциядә һәлак булган Рамис Абдуллинны соңгы юлга озатканнар. Аңа 33 яшь булган, ул контракт буенча хезмәт иткән, кече лейтенант. «Анда мәрхүм белән саубуллашырга бихисап якташларыбыз, туганнары, авылдашлары җыелган иде. Шушы уңайдан Яңа Зеленай авылының имамы Рамазан хәзрәт Мостакаев мәрхүмгә догалар һәм җеназа намазы укыды. Аннан соң Яңа Зеленай авылының клубы каршында матәм митингы оештырылды. Анда районыбызның, өлкәбезнең, әлеге поселениенең җитәкчеләре чыгышлар ясап, якташыбызның гаиләсенең, туганнарының тирән кайгыларын уртаклаштылар. Соңыннан Рамис Абдуллин әтисе Гыйльман Ибраһимович җирләнгән Кирюшкино авылында җирләнде. Күңеле кушуы буенча, Рамис тормышта катлаулы һәм бик кирәкле ил сакчысы юлын сайлады. Ул ватандашларына чын батырлык, ныклык һәм тугрылык үрнәген күрсәтте. Якташыбызның туганнарына, якыннарына, дуслары һәм хезмәттәшләренә Ходай саб