Санкт-Петербургта яшәүче хатын көтелмәгән ана булу бәхетен төрмәгә утыруга алмаштырган. Яңа туган кызын үтергән өчен, ул 2 елга колония-поселениегә хөкем ителгән. Үтерү дә очраклы түгел, ә вәхшилек белән кылынган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. Хатын баласын керләр агарта торган химик чара белән чылатылган пеленкага төргән, өстенә чистарта торган химик чара сипкән, балконга чыгарып куйган. Бераздан хатын баласын чүплеккә чыгарып ыргыткан. Бу турыда «КП» тикшерүчеләргә сылтама белән яза. «Хөкем ителгән хатынның бергә яши торган иреннән туган ике кызы бар, аннары ул ире белән аерылышкан. Кабат йөкле булуын белгәч, бу хатын консультациягә хисапка басмый. Ул олы кызларын тәрбияләргә ярдәм иткән анасыннан да йөкле булуын яшерә», – дигәннәр ведомствода. Хатын баласын фатирда тудыра, нарасый исән килеш дөньяга килә. Ләкин анасының моңа кәефе төшә: тагын бер бала аның планнарына керми. Олы кызларын тәрбияләргә дә акчасы да, мораль халәте дә җитми. Шуңа күрә ул яңа туган кызының кендеген
«Кендеген кискән, җәймәгә төреп, химикатлар сипкән». Вәхши хатын исән туган кызын үтергән
16 ноября 202316 ноя 2023
1 мин