Ринат Рахматуллин «Интертат» хәбәрчесе белән элемтәгә керде. Җырчы әлеге вакытта үзенең чыннан да колония-поселениедә булуын раслады. Ләкин шалтыратуының сәбәбе башка – җырчы элек үзе белән хезмәттәшлек иткән Айдар Кәримовның сүзләренә каршы җавабын әйтте. Айдар Кәримов Ринат Рахматуллин турында: «Быел бер эчеп машина йөртү таныклыгын алдыргач, җитди генә сөйләшкән идек. «Ярар, шау-шу ясап алдың, «20-30 тапкыр авариягә очрап исән калдым» дип, дөнья яңгыраттың. Туктарга вакыт», – дидек аңа команда белән. «Үзем беләм нишләгәнемне», – диде дә китте. Икенче көнне шалтыратсам – лаякыл исерек. Айлар буе эчә бит ул, беләсезме? Әйттең ни дә, әйтмәдең ни. Моңа кадәр ничек тә ерып чыктык. Кылана-кылана иде дә тына иде. Бу юлы бөтенләй шашынды. Ул команданың бар тырышлыгын аяк астына салып таптады», – дип сөйләгән булган «Шәһри Чаллы» газетасына. «Минем концерт директоры» дигән сүзне ул үзе уйлап чыгарган. Документаль рәвештә теркәлгән андый кеше юк. Мин моны болай гына калдырмаячакмын. Без барыб