Якутиядә йокыдан уянган аю вахтада эшләүче газ буровикларына һөҗүм иткән һәм берсенең баш тиресен салдырган, дип хәбәр итә bashinform.ru. Витим бистәсеннән 180 километр ераклыкта «РусГазБурение» эшчеләре вахтада эшләгән. Йокыдан уянган аю (медведь-шатун) вахта территориясен әйләндереп алган сеткаларны ертып, территориягә үтеп керә. Читтәрәк булган вахтовиклар моны видеога төшереп торган. «Анда бит кешеләр! Аңа ташланды! Ул аны ботарлый! Ашый, әйеме! Ул нихәлдә икән, ул аны муеныннан эләктереп алды!» – дип шәрехли видеога төшерүче вахтовик. Этләр аюга өрә, әмма һөҗүм итәргә базмыйлар. Аю чүплектәге ризыкларны ашарга дип килгән була, күрәсең (аюлар бик яхшы ис сизә). Нәкъ шул вакытта вагончиктан Уфадан килгән 37 яшьлек инженер Илдар Гәрәев чыга. Билгеле, ул шунда гына аю булыр дип күз алдына да китерми һәм, ерткычны күргәч, йөгереп качмакчы була. Әмма аю аны шунда ук куып җитә һәм, аягы белән тырнап, баш тиресен салдырып ала. Калган вахтовиклар аюны куркытыр өчен кычкыра башлый, әмма аюн
«Ул аны ботарлый!» – Аю вахтада эшләгән Илдарга һөҗүм итеп, баш тиресен салдырган
16 ноября 202316 ноя 2023
1
1 мин