Украина Россия белән конфликтны туктатып тора алмый, аны бары тик тәмамларга була. Бу хакта Украина Президенты Владимир Зеленский Африка матбугаты вәкилләре белән очрашуда әйтте. Очрашу язмасы аның социаль челтәрендәге аккаунтта урнаштырылган, дип яза «Известия» сайты. «Без тынычлык телибез. Моның ахыры төрлечә була ала, бу – кемгәдер ошарга, ә кемгәдер ошамаска да мөмкин, әмма ул бик кирәк», – дигән ул. Украина президенты әйтүенчә, ил бу конфликтны туктатып торуны (заморозка) рөхсәт итә алмый, юкса ул җитди югалтуларга дучар булачак. Моннан тыш, болай эшләгәндә, хәрби хәрәкәтләрнең теләсә кайсы мизгелдә яңадан башланып китү куркынычы да бар. Шул ук вакытта Зеленский конфликтның Киев куйган шартларда төгәлләнүен теләгәнен дә әйтте. Әлегә кадәр Зеленский Россия белән сөйләшүләрдән баш тартуы турында гына әйтеп килә иде. Баштарак, 4 ноябрьдә, «NBC» телеканалы хәбәр иткәнчә, АКШ һәм Европа илләре Украина белән Россия арасында тыныч сөйләшүләр өчен шартлар вариантын сөйләшкән. Телеканал мә
Зеленский Россия белән конфликтны тәмамларга кирәклеген әйтте: «Без тынычлык телибез»
16 ноября 202316 ноя 2023
1
1 мин