Октябрьский шәһәренең 1нче олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Азалия Әминева хатын-кызлар арасында бокс буенча Русия чемпионатында алтын медаль алды.
Рингта безнең спортчы 66 кг авырлык категориясендә Санкт-Петербургтан Ангелина Ганюкова белән очрашты һәм җиңү яулады! Азалиягә Октябрьскийдан күп сандагы җанатарлар көч биреп торды.
Исегезгә төшерәбез, чемпионат Уфада, Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә узды.