«Башкорт хуҗабикәсе» Миләүшә Шәйхисламова «подписчиклары»н яшүсмер чагында булган кызыклы хәлне сөйләп көлдергән. «Миңа 13 яшь иде. Бер егет артымнан йөреп, аптыратып бетерде, сөлек кебек ябышты. Кыш көне тиз караңгылана бит. Берсендә: «Миләүшә, тукта!» – дип артымнан килә. Мин туктамыйм, чөнки ул миңа ошамый. Бу психланып, өстемә сикерде дә, мине карга егып, иреннәремнән үбә башлады. Кыскасы, мине ул көнне беренче тапкыр иреннәремнән үптеләр, шундый җирәнгеч булды. Шуннан соң мин елый-елый кайттып киттем. Әти белән әнигә елаганны күрсәтмәдем. Чөнки үземне авырга узганмын дип уйладым. Ул вакытта бит безгә балаларның каян барлыкка килгәнен беркем сөйләми иде. Әнием дә, әбием дә сөйләмәде. Авылда балалар бу турыда гомумән белмиләр иде. Телевизордан күрсәтмиләр, интернет юк. Мин, үбешкәч, бәби алып кайталар, дип уйлый идем. Чөнки без элек «Рабыня Изаура», «Санта-Барбара» кебек сериаллар карап үстек. Ә кинода ничек күрсәтәләр? Үбешәләр дә, шунда ук бәби туа. Түшәк күренешләре юк. Әлбәттә и
«Башкорт хуҗабикәсе»13 яшьтә «балага уздым» дип куркып йөргәнен сөйләде
15 ноября 202315 ноя 2023
1
1 мин