Найти в Дзене
Интертат

Марат Мухинның икенче хатыны ни өчен аерым бүлмәләрдә йоклаячакларын әйтте

Композитор Марат Мухинның хатыны – блогер Гөлия Вәлиәхмәтова төзелеп килә торган йортларын күрсәтте. Аннары ул социаль челтәрдәге язылучыларының сорауларына җавап бирде. Бер язылучысы аңа: «Ни өчен өегездә йокы бүлмәгез ирегезнекеннән аерым?» – дип сораган. Гөлия Вәлиәхмәтова бу сорауга: «Чөнки минем өчен тиешенчә йоклау бик мөһим. Гырласалар, мышнап ятсалар, су эчәргә, сияргә йөгерсәләр һ.б. минем йокым туймый. Мәккәдә без икәү бергә йокладык. Марат әйләнеп яткан саен уяна идем. Алай ничек йоклыйсыздыр сез? Әмма бөтен кеше дә төрле. Кемдер, гомумән, кочаклашып йоклый. Бомба төшсә дә уянмаска мөмкин. Бу тема бик шәхсән», – дип җавап биргән Гөлия Вәлиәхмәтова.

Композитор Марат Мухинның хатыны – блогер Гөлия Вәлиәхмәтова төзелеп килә торган йортларын күрсәтте. Аннары ул социаль челтәрдәге язылучыларының сорауларына җавап бирде.

Бер язылучысы аңа: «Ни өчен өегездә йокы бүлмәгез ирегезнекеннән аерым?» – дип сораган.

Гөлия Вәлиәхмәтова бу сорауга: «Чөнки минем өчен тиешенчә йоклау бик мөһим. Гырласалар, мышнап ятсалар, су эчәргә, сияргә йөгерсәләр һ.б. минем йокым туймый.

Мәккәдә без икәү бергә йокладык. Марат әйләнеп яткан саен уяна идем. Алай ничек йоклыйсыздыр сез?

Әмма бөтен кеше дә төрле. Кемдер, гомумән, кочаклашып йоклый. Бомба төшсә дә уянмаска мөмкин. Бу тема бик шәхсән», – дип җавап биргән Гөлия Вәлиәхмәтова.

  • Марат Мухинның икенче хатыны аерым-аерым торачакларын әйтте
  • Марат Мухинның беренче хатыны Дилә Нигъмәтуллина: «Ахирәтләрем иремне өйләндерә»
  • Гөлия Вәлиәхмәтова +30 градус эсседә тун, башлык киеп йөрергә мәҗбүр булган