Палестина фотографы Әхмәт Әл-Арини Газзә секторында Израиль хәрбиләре камап алган «Аш-шифа» хастаханәсе эчендә булган күренешләрне һәм хәрбиләр хастаханәгә дару, азык-төлек һәм кислород алып килергә рөхсәт итмәвен социаль челтәрдә күрсәтте. «Лайф» шул турыда яза. Видеода күренгәнчә, пациентлар идәндә ята, алар арасында балалар, шул исәптән сабыйлар да күп. Хастаханә директоры Мөхәммәт Абу Сальмия Израиль хакимиятенең «ЦАХАЛ солдатлары клиникага керү-чыгу юлын япмады» дигән белдерүен «ялган» дип атады. Баш табиб сүзләренчә, беркем дә хастаханәдән чыгып китә алмый, Израиль хәрбиләре шунда ук ут ача, шул ук вакытта медицина ярдәме күрсәтү өчен бернинди дә шартлар юк. «Израильлеләрнең куркыныч янамый торган юл турындагы сүзләре дөрес түгел. Эвакуацияләнергә тырышкан 2 кешегә һөҗүм ясалды», – дигән Абу Сальмия Al Hadath телеканалына. Ул дөнья җәмәгатьчелегенә «Аш-Шифа»дан 700 пациентны эвакуацияләүгә ярдәм итәргә чакырды, алар хәзер үлем белән тормыш арасында, ди ул. Исегезгә төшерәбез, ХАМ
Израиль армиясе камап алган хастаханә күренеше: идәндә балалар ята, кислород бетеп бара
13 ноября 202313 ноя 2023
1
1 мин