Красноярск шәһәрендә 80 яшьлек бабай 77 яшьлек хатынын вәхшиләрчә үтергән, дип шикләнәләр. Барысына да көнчелек гаепле. Россия Тикшерү комитетының Красноярск крае һәм Хакасия буенча тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, бабай әбине үтерүдә гаебен таныган инде. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. Ведомство белешмәсе буенча, өлкән яшьтәге ир белән хатын читтән караганда үрнәк гаилә булып тоела. Тик ир белән хатын еш кына талаша, шул исәптән көнчелек аркасына да. Гадәттә гаилә башлыгы хатынын көнли. Ул хатынына кул да күтәрергә мөмкин, диләр. Хатын иреннән берничә тапкыр зарлана. Шулай да ир белән хатын 40 елдан артык бергә гомер итә. Ир гомер буе хатынының хыянәте турында уйлап яши. Ул кайчандыр хатынын күрше ир-атка көнли. Инде күрше үлгәнгә дә 10 ел узган. Ләкин көнче ир-ат уен ташлый алмый, гел шул турыда талаш чыгарып тора. 7 ноябрьдә фатирда хатынның мәетен табалар. Күршеләре сүзләренчә, башта хатын-кыз кычкырган тавыш ишетелә, ләкин алар өйгә керә алмый. Аннары хуҗа ир-ат фатирдан чы
«40 ел элек күрше белән хыянәт иткән». Көнче бабай төнлә әбине чәнчегән
13 ноября 202313 ноя 2023
1
1 мин