---------------------
Аргансың җаныым. Әбиең дә, мин дә саклап кала алмадык шул, кызым. Ничек шулай җебегән булганмындыр, белмим, белмим балам.
Гамилә тәрәзә пардәләрен рәтләп куйды да, үзе дә йокларга ятты. Ләкин, менә керфекләре гер таккандай йомылсалар да, күзенә йокы кермәде аның . Уйлары кызын тудырган яңгырлы урман буена йөгерсәләр ,төрмәдә елый-елый Хәдичәсе янында уздырган сәгатьләр үзәген өзделәр .
Бераз уйланып ятканнан соң, әәй, язмышлар,язмышлар, дип, Гамилә әкрен генә торып, кызы янына килеп басты.
Кызым, бәгърем диде ул, Сөенечтән нишләргә белмичә. Чынлап та синме соң бу, Хәдичәм? Төш кенә күрмимдер бит инде.И-и, Аллахка шөкер, Йоклагыз бәбкәләрем, йоклагыз.
Кызы янында бераз уйланып басып торганнан соң, Гамилә күз яшьләрен сөртеп, кабат урынына барып ятты. Ну, Мансур, ничекләр түләп бетерерсең бу гөнахларыңны. Теге дөньяларда ничек итеп җавап бирерсең?Матур гына яшәп яткан баланың йөрәгенә мәңге төзәлмәслек авыр яралар ясадың бит ...
Уйланып ятып йокыга киткәнен дә сизмәде Гамилә.
Бу төрмә юлларын дошманга да күрсәтмә Ходаем,диде ул йокы аралаш.Накахлардан, хак баләләрдән үзең сакла.
.. Бераздан өй эчен сихри тынлык биләп алды.Күктән күзәтеп йөзгән алтын ай да әкрен генә кайтыр якка юнәлде. Тиздән, бик тиздән алсуланып таңнар атар, үз шатлыклары, борчулары белән яңа, якты көн туар.
Әйе, дөньяның үз серләре, үз кануннары. Инде ничәмә-ничә гасырлар шулай сизелмичә генә төннәр уза. Озын төннәргә алмашка килгән көннәр нинди дә булса яңалык белән гомер йомгагын сүтәләр.
Менә бүген дә, әле яңа көн туарга да җитешмәде, искиткеч яңалык ә, дигәнче авыл буйлап сәяхәткә чыкты.
Хәдичәбез кайткан икән бит! Кавый кызы төрмәдән чыккан. Әле ике елы бар иде түгелме соң мескеннең?Мансур нишләр микән инде , җүнсез?
Әнә шундый бетмәс төкәнмәс сораулар телдән телгә күчеп, авыл халкын урамга куып чыгардылар .
Бу хәбәрнең төгәллеген анык белмәсәлләр дә,кешеләр капка төбенә җыелып, Гамиләнең уянып чыкканын көтә башлаганнар иде инде .Әле баштарак әдәп саклап пыш-пыш кына сөйләшеп маташкан булсалар да, тора бара кычкырып сөйләшүгә күчкәннәрен сизмичә дә калды алар . Һәркайсының тизрәк Хәдичәне күрәсе, хәлләрен беләсе килде. Һәркайсының йөзендә шатлык нуры балкыды. Шулай булмый ни, бернинди гаепсезгә япь-яшь кыз бала дүрт ел утырып кайтсын әле. Мәсерүрә әби генә күрә алмады диеште, җыелган халык. Дөрес хәбәр генә булса ярар иде инде. Чынлап та кайтты микән соң?Кем күреп калган?
Ләкин, төн уртасында кайтып кергән Хәдичәне кем күреп калган, кайда очраткан, монсы хәзер мөһим түгел иде инде. Кайткан тек кайткан. Кешеләрнең күңелле сөйләшүләренә ара тирә сыер бозауларның мөгрәгәне кушылды. Җырлый җырлый таң әтәчләре кычкырды. Әйтерсең лә, авыл халкы гына түгел, мал туар да шушы күңелле хәбәргә сөенәләр кебек иде .
Менә капка төбендәге сөйләшкән тавышлар
тиз арада өй эченә дә кереп ирештеләр. Ай Аллам, Ходаем! Болары тагын кемнәр микән инде ? Таң беленгәндә генә йокыга талган Гамилә, куркып күзләрен ачты. Көн тумас борын нишләп йөриләр? Әллә Ходаем, Җиләкне эзләп килгәннәрме? Гамиләнең өстенә гүя, бер чиләк салкын су сиптеләр мени. Карават башындагы халатын каушаудан көчкә киеп, тәрәзә янына килеп басты ул. Юктыр, татарча сөйләшәләр,күршеләре бугай бит. Тучны шулар, әнә монсы Галиябануның тавышы,монсыы...
Гамилә сиздермичә генә тәрәзә пардәсенең бер читен күтәреп, урамга карады.
Күршеләр.. Димәк кызымның кайтканын белеп алганнар.. Эх, сезне, рәхмәт яугырлары.
Гамилә аяк башларына гына басып, кызларына карап алды да, өстенә киеп, урамга ашыкты. Ике сәгать кенә йоклап алуга карамастан үзендә таулар күчерерлек көч, гәүдәсендә җиңеллек тойды ул. Аяклары үзеннән үзе атладылар, күзләр көлде, иреннәр елмайды.
Кайтты, кайтты, дип шатланып капка аратасын этте Гамилә. Хәдичәбез кайтып җитте. Амнистиягә эләккән бит.
Вәәт шәп булган. Димәк кызыбыз чынлап та кайтты.Ярый әле, амнистигә эләккән, ике ел тагын интегеп ятар иде. И-и Аллаһка шөкер, Аллаһка шөкер..
Әйе, якыннарым, үзем дә ышана алмыйм әле. Төш кенә түгелме икән дип, әллә ничә яннарына барып бастым. Биш яшькә кадәрге балалары булган әниләрне чыгарганнар икән бит.
Биш яшьлек баласы булганнарны ?
Шунда Гамилә үзенең ашыгып әйткәнен аңлап, иреннәрен тешләде. Ләкин артка юл юк иде инде. Яшереп калдыра торган хәбәр түгел, тимерне кызуында сугарга кирәк.
Әйе, диде ул, ныклы бер карарга килеп. Хәдичәбез нәни генә сабый белән кайтты. Менә шуннан соң яшь кыз баланың төрмәдә ниләр күргәнен, үзегез чамалагыз инде.
Әйе, бер гөнахсызга бит,диеште җыелган халык. Бер гөнахсызга. Әле дә ярый амнистиягә эләккән Гамилә. Бәхетле бала булсын. Бер нишләп булмый, димәк, шундый юл узарга язган инде, Гамилә . Менә ак әби генә бу бәхетле көннәрне күрә алмады. Кызганыч, бигрәкләр дә авыр хәбәр белән китте шул.
Күрше күлән үзен күрәсе килеп, Хәдичәне көттеләр. Һәркайсының күзе ярымачык капкага төбәлгән иде.
Гамилә, диде шунда, ахирәте Галиябану. Бар әлее, кызның үзен уятып алып чык әле . Йоклар көннәре алда бит хәзер Аллаһы боерган булса. . Ничек сагынганны үзебез генә беләбез.
Шулай, Гамилә, шулай, дип, башкалар да аңа кушылды. Нык сагындык. Бик акыллы, ярдәмчел булды. Контурда эшлим дип, борын чөймәде. Кирәк чакта ярдәм итте, кирәк чакта...
Ләкин шул вакыт әйтәсе сүзләр ярты юлда бүленеп, әкрен генә ишек ачылган тавыш ишетелде.
Хәдичә!.. Кызыбыз..
Җыелган кешеләр, боерык алгандай шул якка карап тып тын калдылар. Хәттә аяк астында бөтерелеп йөргән Шарик та, кызыксынып арт аягына утырды. Эттән куркып, койма башына сикергән песи баласына кадәр Хәдичәгә борылып карады.
Исән-сау тордыгызмы? Күршеләрем, Хәлләрегез ничек?
Арада урнашкан тынлыкны бозып, Хәдичә күрешергә дип, ике кулын сузды. Мин кайтып җиттем, Аллаһка шөкер, диде ул, әле бер, әле икенче кеше белән күрешеп . Зурлап килүегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Алга таба бар да яхшы булыр.
Шулай бераз сөйләшеп торган арада, ачык калган ишектән бала елаган тавыш ишетелеп китте.
Мансур абыйга рәхмәт, кызлы да булдым.. Хәдичә елмаеп, күршеләренә яратып карады да, кызы янына йөгерде.
Рәхмәт барыгызга да, хәзер мин сезнең белән. Гел очрашып торырбыз Аллаһ бирсә. Рәхмәт..
... Хәдичә кайткан дигән бу хәбәр яшен тизлегендә Мансурларга да барып иреште.
Кайткан мени әле? диде,элекке рәис. Ике елы бар иде бит, ничек кайтарганнар тагын? Аның күзләрендә гафу үтенү түгел, үкенү хисләре дә юк иде.
Шуның гына каргышы төшеп, аяксыз калдым, диде ул, киресенчә Хәдичәне гаепләп. Шул гына каргады.
Үзенең комсызлыгы аркасында бер гаепсез кызның ниләр күргәне башына да килмәде Мансурның. Бала белән кайтканын ишеткәч тә, вөҗдан газабын кичермәде ул. Бары тик, этләнеп яткандыр инде шунда, дип, ачуын йотты.
Дөрес, тел сөяксез сөйли дип, юк юкта, Мансур белән килешүче кешеләр дә булды авылда. Булган хәлләрнең асылына төшенеп тә җитмәгән килеш алар да, Хәдичәне гаепләделәр. Янәсе, төрмәдә тик "ятмаган".
Тик ни генә булмасын, урамда кояш көлеп, авыл өстен шомырт, сиреннәрнең хуш исе урап алды . Талларда өздереп өздереп сандугачлар сайрады.
.... Тора бара инде колхозда эшләр гөрләп, язгы чәчүләр дә ахырына якынлашты. Язның бер көне елны туйдыра дип, колхоз рәисе булып калган Илһамга да эш җитәрлек иде бу көннәрдә . Ул да таңны төнгә ялгап эшләде дә эшләде .
Ләкин менә, эш белән бераз онытылып торырга теләсә дә, сөйгән кызы күз алдыннан китми интектерде аның . Өйдәгеләр, ул этне эшкә аласы түгел дип, тәкарлап торсалар да, көн туган саен өзелеп сөйгәнен көтте ул. Әгәр Хәдичә эш дип килсә, бернигә карамыйча эшкә алам, диде ул, уйланып. Ашыгып өйләнеп аттым бугай, ну соң шул инде хәзер.
Кызга булган мәхәббәт хисләре өр яңадан кабынып, йөрәген яндырды ирнең . Бер күрәсе килеп, төннәрен йоклый алмыйча таңнарны аттырды ул .
Ләкин, ничек кенә өзелеп көтсә дә, Хәдичәсе конторага аяк атламады. Алай гына түгел, хәттә урамда да очрашмады алар. Әллә Хәдичә урамга сирәк чыктымы, әллә инде очрашулардан качып калу җаен таптымы,монсы билгесез калды.
Ә көннәр ак болытларга әверелеп йөзделәр дә, йөзделәр . Инде менә Хәдичәнең төрмәдән кайтуына да хәйран вакыт узып, матур гына сабан туйлары гөрләде. Авылны шатландырып кызыл туйлар узды. Таң ата да, кич була, дип, әнә шулай гомер йомгагы алга тәгәрәде.
Ләкин, туган көн нинди генә вакыйгаларга бай булмасын,бары истәлекләр калдырып, чал тарих үзенең бер битен яба. Авырлыклар да әкренләп артта калалар. Йөрәк яралары да сыкрап булса да төзәлү ягын карый.
Белмим нигәдер, ләкин нәкъ менә шушы ямьле җәйләр туңган йөрәкләрне эретә, кан саркыган яраларны дәвалый да инде . Бары җәйләрдә генә җанга шифа булып , бар җирдә чирәм, чәчәкләрнең хуш исе аңкый . Зәңгәр күктән күзләрне иркәләп якты кояш көлә.
Ләкин, дөнья булгач, тормыш тәгәрмәче бер эздән гынә тәгәрәми шул. Шома гына барган җирдән батып калган вакытлары да, җилдәй йөгергән чаклары да була аның.Әллә ялгыш, әллә язмыш дип, дөньяларга килгәч ниләр күрәсен дә беребез дә алдан белмибез. Бер караганда усалланып алса, икенче караганда җылы сулышын өрә ул язмыш җилләре .
Менә бүген дә, шушы язмышларның тагын бер сынавы булдымы, әллә күрәчәкме, Гамиләләрнең капка төбенә заманына күрә бик яхшы машина килеп туктады...
---------------------
Аргансың җаныым. Әбиең дә, мин дә саклап кала алмадык шул, кызым. Ничек шулай җебегән булганмындыр, белмим, белмим балам.
Гамилә тәрәзә пардәләрен рәтләп куйды да, үзе дә йокларга ятты. Ләкин, менә керфекләре гер таккандай йомылсалар да, күзенә йокы кермәде аның . Уйлары кызын тудырган яңгырлы урман буена йөгерсәләр ,төрмәдә елый-елый Хәдичәсе янында уздырган сәгатьләр үзәген өзделәр .
Бераз уйланып ятканнан соң, әәй, язмышлар,язмышлар, дип, Гамилә әкрен генә торып, кызы янына килеп басты.
Кызым, бәгърем диде ул, Сөенечтән нишләргә белмичә. Чынлап та синме соң бу, Хәдичәм? Төш кенә күрмимдер бит инде.И-и, Аллахка шөкер, Йоклагыз бәбкәләрем, йоклагыз.
Кызы янында бераз уйланып басып торганнан соң, Гамилә күз яшьләрен сөртеп, кабат урынына барып ятты. Ну, Мансур, ничекләр түләп бетерерсең бу гөнахларыңны. Теге дөньяларда ничек итеп җавап бирерсең?Матур гына яшәп яткан баланың йөрәгенә мәңге төзәлмәслек авыр яралар ясадың бит ...
Уйланып ятып йокыга киткәнен дә сизмә