Найти тему
Интертат

Рафис Кәлимуллин белән Гөлназ Сәфәрова утырган самолет Казанда төшә алмаган

Бүген җырчы Рафис Кәлимуллин белән алып баручы Гөлназ Сәфәрова утырган самолет, һава торышы начар булу сәбәпле, Казанда төшә алмаган. Бу хакта алар социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Иң начары – көтелмәгән хәл аркасында артистларның икесенә дә бүген кич белән үзләре алып барачак чараларга алмаш эзләргә туры киләчәк.

«Хәлләр начар! Мәскәүдән «Татар җыры»ннан кайтканда, без Казанда төшә алмадык», – дигән Рәфис Кәлимулин.

«Казанда бик каты томан. Шуңа без очтык-очтык-очтык та Түбән Новгородта төштек. Аллаһка шөкер, без икебез дә исән-сау. Әмма икебезнең дә бик зур проблема бар. Минем сәгать 5тә Казанда зур никах башлана», – ди Гөлназ.

«Ә минем Кукмарада зур юбилей башлана», – дигән Рафис.

«Хәзер без такси яллап кайтасы идек. Моннан юл 6-7 сәгать дип күрсәтә. Берничек тә җитешә алмаячакбыз. Хәзер безгә тиз арада алмаш эзләргә кирәк», – дип аптырашта утыра әлеге минутларда артистлар Түбән Новгород аэропортында.