Украина, Россия һәм Көнбатыш сәясәтчеләре тынычлык килешүенең мөмкин хәл булуы турында ешрак фикер алыша башлады, дип яза «Телеграм»да «База» каналы. Бу темага кагылышлы иң мөһим фактлар: Ноябрь башында Украина Кораллы көчләре (ВСУ) башкомандующие Валерий Залужный сугышның «тупик»ка керүен – алга барып булмый торган дәрәҗәгә җитүен белдерде. The Economist басмасына биргән интервьюсында ул фронттагы хәлне «тупик» дип бәяли. Залужный аңлатканча, Украина һөҗүменең озак еллар дәвам итәргә мөмкин булган позицион сугышка әйләнү куркынычы барлыгын әйтә. Башкомандующий сүзләренчә, бу хәлдән чыгу өчен, Украинага инновацион хәрби технологияләр кирәк, әмма алар әлегә юк. Залужный биргән интервьюдан соң, Көнбатыш басмалары Залужный белән Зеленский арасында бердәмлек югалу турында яза башлаган. Украина Президенты башкомандующий фикере белән килешмәвен һәм фронттагы хәлләрне уңышлы тәмамланырга мөмкин хәл дип санавын белдерә. Әмма «Bloomberg» басмасы язуынча, президент офисында Украинаның хәрби һәм
Сәясәтчеләр Украина белән килешү төзелү ихтималы турында ешрак әйтә башлады
11 ноября 202311 ноя 2023
1
3 мин