Найти тему
Газета «Туган як»

Сүз берләштерә дә, дуслаштыра да!

Күптән түгел Туймазы шәһәрендә үзенчәлекле-кызыклы очрашу узды. «Мәскәү-Туймазы. Сүз берләштерә» дип аталган чара янә әдәбият, шигърият дусларын җыйды. Якташлары белән очрашуга башкала кунаклары — Сергей Александров һәм Диана Свердловская килгән иде. Сергей Васильевич — шагыйрь, Русия мәдәният хезмәткәрләренең иҗади берләшмә әгъзасы, «Рунет язучылар берлеге» халыкара җәмгыять оешмасы идарәсе рәисе. Диана Свердловская — журналист, язучы. «РФ матбугатының алтын фонды» билгесенә ия, «Ел язучысы» милли әдәбият премиясе лауреаты. Күптөрле бәйге-конкурсларда җиңү яулаган ханым. Әлбәттә, мондый  мәртәбәле шәхесләр белән аралашу, фикер алышу җирле иҗатчылар өчен үтә фәһемле булды. Бик еш тәтеми ич андый форсат...

Кичәне алып баручы, «Илһам» әдәби берләшмә җитәкчесе, Интернациональ язучылар берлеге, РФ һәм БР журналистлар берлеге әгъзасы, Халыкара фән һәм сәнгать академиясенең әгъза-корреспонденты Нурия Вәлиәхмәтова котлау өчен сүзне хакимият вәкиле — Туймазы районы мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзин Әпсәләмовка бирде. «Туган төбәктә сезне күрүгә ифрат шатбыз, — диде Рәмзин әфәнде. — Барыбызны да бөек Иҗат дуслаштыра, бердәмлектә көчебез. Төрле милләт вәкилләре белән уздырылган бихисап чаралар үзләре үк исбатлый бу хакыйкатьне». Рәмзин Әпсәләмов арытаба курайда моңлы-аһәңле, дәртле-шаян көйләр уйнап ишеттерде, тамашачыларның алкышларына лаек булды. Сергей Васильевич үз чиратында якташыбызга Мәскәүнең рус әдәби үзәгеннән Мактау грамотасы һәм «Русия патриотына» җәмәгатьчелек медален тапшырды.

Ниһаять, чарада катнашучылар ихтирамлы кунаклар белән якыннанрак танышу мөмкинлеге туды. Сергей Александров бераз тәрҗемәи хәле, иҗат юлы белән таныштырып үтте. Әйткәндәй, ул һәвәскәр язучы. Төп һөнәре инженериягә бәйле. Мәктәп елларында ук яза башлаган. Күпсанлы әсәрләренең төп темасы — ватанпәрвәрлек, туган якка мәдхия, сөю-мәхәббәт, сугыш һәм каһарманлык. Тарихи мәгълүматлар белән ныклап кызыксына. Донбасста еш була, гуманитар йөкләр илтүдә катнаша. Соңгы тапкыр сентябрь аенда яралы хәрбиләр белән очрашкан, әңгәмәләшкән, шигырьләрен укып ишеттергән. Ифрат җылы кабул иткәннәр замандашыбыз чыгышларын. Андагы психолог: «Сез егетләрдә киләчәккә өмет уяттыгыз», — дип ихлас рәхмәтен белдергән. Әйе, яп-яшь килеш каты җәрәхәтләргә дучар булган солдатларыбыз өчен гаять мөһим мондый эчкерсез очрашулар...

Диана Свердловская псевдонимы астында иҗат итүче ханым исә Сергей әфәнденең сыйныфташы булып чыкты. Сагынычлы-кадерле истәлекләре уртак, димәк. Хәлбуки, Диана ханым әсәрләрендә еш чагылыш таба ул, Балачак иле хатирәләре. Мисалга, «Зойка маҗаралары» китабында автор томан эчендә калган ерак елларга газиз дус-ахирәтләре белән бергәләп сәфәр кыла, шаяра-көлә, уйчанлана-көрсенә... Әйткәндәй, үзенчәлекле юморга гомумән бай журналист-язучы хикәяләре. Бу җәһәттән сүз остасы Виктория Счастливая тарафыннан тамашачы игътибарына тәкъдим ителгән «Настя» хикәясенә тукталып узар идем. Настя — үтә дә көяз, чибәр-сылу..., юк, кыз түгел, Тавык. Аңа Петя атлы Әтәч гашыйк. Әмма үз бәһасен бик яхшы белгән тәкәббер Настяның аңа һич исе китми. Чит-ят Гамбург Әтәчен очратуга, туган кетәгеннән ваз кичә. Тәүдә ифрат күңелле гомер кичерә ваемсыз пар. Тик тора-бара Гамбург галиҗәнәпләре башкаларга күз сала, Настя ялгызы боегып көн уздыра... Ахыр чиктә аңлый көязкәй: чын мәхәббәте — тугры Петя ич аның. Туган төбәктән дә кадерле ни бар бу фани дөньяда. Өйгә, кичекмәстән кайтыр якка! Бераз мәсәл жанрын хәтерләтә, шулай бит, дусларым? Адәми затларга да уйланырлык җирлек бар монда...

Аңлашыла ки, рәхмәтле якташлар белән аралашуга шактый урын бирелде әдәби кичәдә. Сәхнәгә бер-бер артлы укытучылар, сыйныфташлар күтәрелде. Кунакларыбызның сыйныф җитәкчесе, 5нче санлы мәктәпнең немец теле укытучысы Розалия Фәтхулла кызы Ямашева хөрмәтенә байтак җылы сүзләр яңгырады. Хаклы ялда булуына карамастан, мөгаллимә әүдем җәмәгатьчелек эше алып бара, волонтер, Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы хатирәләрне саклауга күп көч сала. Шәкертләре белән горурлана, уңыш-җиңүләренә ихлас сөенә. Укучыларыннан «Намуслы хезмәт өчен» медале, китаплар, чәчәкләр, «Илһам»нан Мактау грамотасы — болар барысы да изге һөнәр иясенә!

Гомумән, тәбрикләүләргә бай булды дулкынланулы очрашу. Сәнгать, әдәбият сөючеләргә бәйрәм мохите бүләк иткән Нурия Закир кызына исә Сергей әфәнде Мактау грамотасыннан тыш «Булгаков медале»н тапшырды. «Үз һөнәренең остасына» махсус тәгаенләнә ул. Котлыйбыз! Хәлбуки, шигъри-музыкаль сәламнәр дә чын мәгънәсендә кичә бизәгенә әверелде. Рәзинә апа Сабирова, Таһир Хәбиров, Александр Зимин, Тамара Фәрваева, Мәхмүт Ибраһимов, Алла Белова, Любовь Бернацкая, Наталья Парфенова... Сәләт ияләре чыгышы нур өстенә ямь булды, күңелләрне илаһи моңга чорнады, тирәнтен хис-тойгылар уятты. Афәрин! Янә дә Сергей Александров, Диана Свердловская «Илһам» әдәби оешмасының мактаулы әгъзалары сыйфатында кабул ителде, истәлекле медальләргә лаек булды. Яңадан очрашканга кадәр, мондый төр чаралар матур гадәткә әйләнсен, соңгысы булмасын, дигән теләктә калабыз.

Сүз ахырында. Мәскәү язучылары шулай ук «Илһам» оешмасы музеенда булды, тәэссоратлары белән уртаклашты, җирле иҗатчыларга яңа уңыш-табышлар юллады.

Салия ГАРИФУЛЛИНА