Октябрьский шәһәрендә яшәүче Айрат һәм Алена Сәгъдиевлар өчен 26 ноябрь икеләтә бәйрәм — 18 ел элек нәкь менә шушы көнне алар загс бүлегендә никахларны теркәү журналына шатлыкта да, кайгыда да гел бергә булырга дип үз имзаларын куйганнар.
Гаилә — ул җәмгыятьнең кечкенә бер өлеше. Аны тәрбияләп һәм ямьләндереп, яратып һәм кадерләп, сугарып һәм тукландырып торсаң гына ул матур итеп чәчәк ата, аннан соң татлы җимешләр бирә.
Тормышта ир — баш, хатын муен дисәләр дә, гаилә учагының җылысын саклап тоту күпчелек гүзәл затларыбыз иңнәренә төшә. Җан җылыңны биреп җыештырылган йортка кайтып кергән хәләл җефетеңне, балаларыңны бусагадан ук елмаеп каршы алу, аларны тәмле исләр белән аңкып торган аш бүлмәсенә дәшү, әлбәттә, зур бәхет.
Алена Сәгъдиева үз гаиләсе өчен ныклы тотка, җылы кояш, якты маяк. Әлеге мөлаем һәм яшь хатын-кызга карап, өч бала анасы димәссең дә! Шуның кадәр көч һәм энергияне каян ала икән бу ханым?
Әлбәттә, үз гаиләсеннән, кадерле кешеләренең рәхмәт тулы карашларыннан, иркәләп сөйгән кулларыннан, тәмле телләреннән.
Тумышы белән ул Русиянең кәләшләр шәһәреннән — Ивановада дөньяга килгән кыз берникадәр вакыттан соң гаиләсе белән Татарстанга күченеп кайта. Аленаның әнисе Ютазы районының Димтамак авылыннан икән. Гаилә тамырлары белән барып тоташкан төбәктә төпләнә. Шунда ул сөйгән ярын Айратын очрата. Бер күрүдә гашыйк булган кыз, озак уйлап тормый, 18 яшендә кияүгә чыга һәм бер елдан соң әни булу шатлыгын татый — аларның кызлары Ралина туа. Аннан соң дөньяга уллары Радель аваз сала. Ике яшьлек Мират та зур үскән инде, балалар бакчасына йөри башлаган.
— Ана булу — минем өчен зур канәгатьлек һәм ләззәт хисе. Мин усал әни түгел, — дип елмая Алена. — Өлкәннәрен беркайчан катгый контрольдә тотмадык, начар билгеләр алган өчен тиргәмәдек. Шуңа карамастан, Ралина да, Радель да — уку алдынгылары. Алар икесе дә республиканың балалар казанышлары энциклопедиясенә кертелде.
Чыннан да, Сәгъдиевларның балалары акыллы һәм тәрбияле, алар актив тормыш белән яши. Тугыз яшендә үк фән олимпиадаларында катнаша башлаган Ралина әдәбият һәм геология буенча республика олимпиадаларында алдынгы урыннарны яулый. Төрле иҗади бәйгеләрдә уңышлы чыгыш тота. Кыз Башкортстанның «Яшь һөнәрманнар — 2021» VI Төбәк чемпионатында беренче урынга чыга. Бүген 11 сыйныфта белем ала торган Ралинаның матур теләге дә бар — ул киләчәктә табиб булырга хыяллана. Энесе Радель да ел саен күп сандагы интеллектуаль ярышларда катнаша һәм еш кына җиңүгә ирешә. Кечкенә Мират та өлкән туганнарыннан калышмый. Инде хәзер үк гиперактивлыгы белән аерылып торган сабый зур һәм дус гаиләнең сөйдергеч җимеше.
Менә шундый матур һәм тырыш кыз һәм улларын, аларның Росгвардия начальнигы булып эшли торган әтиләрен Алена Сәгъдиева берсеннән-берсе тәмле ризыклар әзерләп сыйларга ярата.
— Минем бу мавыгуым гаиләдән килә. Әтием дә, әнием дә нәрсә генә әзерләсәләр дә, алар һәрвакыт тел йотарлык килеп чыга. Әтием хәтта вак күмәчләргә кадәр уңдырып пешерә иде. Мин дә мәктәп елларында ук пешеренә башладым, җиңел тортлар аеруча шәп килеп чыга иде, — дип сөйли шәһәрдәшебез.
Сәгъдиевлар гаиләсенең иң яраткан ризыклары — бәлеш, манты, бишбармак. Ә бәйрәм иртәсендә — Әниләр көнендә аларның барысын да сусыл курник көтәчәк.
Әлбәттә, Алена һәм Айрат, шулай ук аларның балалары бергәләп ял итәргә, күңел ачарга да вакыт таба. Туган көннәр, бәйрәмнәр — алар өчен дуслар һәм туганнар белән бергә җыелу өчен яхшы сәбәп. Табигать кочагында ял итү, истәлеккә гаилә фотосессияләре оештыру — болар барысы да аларның гаилә кыйммәтләре.
Сәгъдиевлар яшәүнең кадерен һәм тәмен белеп гомер итә. Тормышлары түгәрәк аларның. Һәм боларның бөтенесе дә ир белән хатынның зур тырышлыгы нигез булып тора. Алар үз максатларына юл яра белә, чөнки Сәгъдиевларның олысы да, кечесе дә тормыштан нәрсә өмет иткәннәрен һәм нәрсәгә ирешергә кирәклеген яхшы белә — ул җан тынычлыгы, муллык, бәрәкәт, гыйлемле һәм сәләтле булып үсеп җитеп, җәмгыятьтә үз урыныңны табу.
Илмира ГАЛИЕВАВ
Фото гаилә архивыннан