Ноябрь аенда Казанда «Туган тел» Бөтенрусия форумы үткәрелде.
Октябрьский шәһәреннән Советлар Союзы Герое Ш. Ю. Гатауллин исемен йөртүче 11нче татар гимназиясе директоры Рөстәм Нәфыйков, ветеран укытучы Мөслим Газиев, 9нчы мәктәп укытучысы Гөлназ Гәрәева, озак еллар милли мәгариф өчен җаваплы методист булып эшләгән Сания Газиева катнашты.
Русия төбәкләреннән килгән 800дән артык делегатны 25 катлы иң зәвыклы «Корстон» кунакханәсенә урнаштырдылар. Төшке аштан соң Казанның күренекле урыннары буйлап экскурсия оештырылды. Татарстан башкаласының елдан-ел матурлануы, төзекләндерелүе барыбызда да зур шатлык һәм горурлык хисләре уятты.
«Туган тел» Бөтенрусия форумын ачу тантанасы К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узды. Аннан соң халкыбызның иң борынгы язма истәлекләренең берсе булган «Идегәй» дастаны буенча эшләнгән спектакль карадык. Шундый катлаулы әсәрнең тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп сәхнәләштерелүе таң калдырды.
Икенче көнне күтәренке кәеф белән, «И Казан арты, сиңа кайттым сөеп тагын да мин…», — дип язган бөек Тукайның шигырь юлларын искә алып, Арча районына юл тоттык. Биредә 6нчы урта мәктәп һәм Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицей эшчәнлеге белән якыннан таныштык. Заман таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырылган кабинетларда булу, анда үткәрелгән осталык дәресләре, тәрбия чаралары барыбызның да күңелләргә хуш килде.
Дин әһелләре белән мәктәпнең кулга-кул тотынып эшләвен, балалар өчен төрле бәйрәмнәр үткәрелүен, яшьтән үк аларга дин сабаклары укытылуын, мәчет-мәдрәсәләрдә тәрбия һәм белем алуның уңай йогынтысын күрдек. Яшь буынның үз-үзен тотышы, матур сөйләме, зәвык белән киенүе, күзләреннән бөркелеп торган иман нуры — болар барысы да бик тәэсирле булды.
Арча районында без татар халкының күренекле шәхесе — Татарстан Диния нәзаратенең баш мөхтәсибе, Казан арты төбәгенең казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очраштык. Туган авылы урамнарын, юлларын, чишмәләрен, зиратын төзекләндерү, мәчет-мәдрәсәләр ачу, музейлар төзү кебек эшләр аның кулыннан үтә. Ул ачкан мәдрәсәдә ятим балалар гыйлемлек итә. Аларны ул барлык яктан үсеш алган шәхесләр итеп тәрбияли. «Бала сәламәт булса гына, камиллеккә юл ачыла», — диде Җәлил хәзрәт. Шуңа күрә ул спорт белән шөгыльләнүгә нык игътибар итә. Спорт ярышларында, укуда, фән олимпиадаларында җиңеп чыгучыларга акчалата бүләкләр тапшыра. Күп балалы гаиләләр дә читтә калмый, аларга да матди ярдәм күрсәтелә. «Акчаны каян аласыз?» — дип сорагач, ул: «Хуҗалыклар һәм иганәчеләрнең ярдәме бик зур», — дип җаваплады. Җәлил хәзрәтнең тагын бер эшчәнлеге — иң әһәмиятлесе — «Барлык яктан камил үсеш алган балаларны ничек тәрбияләргә?» дигән сорауга җавап итеп, 10 китап авторы да бит әле ул.
Җәлил хәзрәт безне Балтач мәчетенә дә алып барды. Мәчеттә балалар бакчасы, мәктәп, музей, төрле һөнәрләргә өйрәтү өчен цехлар да бар.
Кичен өлкәннәр өчен дин сабаклары өйрәтелә. Без мәчеттә сабый баладан алып өлкәненә кадәр күрдек. Гыйлемлеккә өйрәнүдә мәчетнең «Тәрбия мәркәзе» дип юкка гына йөртелмәвенә тулысынча инандык. Бу эшләрне башкаручы Рамил һәм Җәлил хәзрәтләргә иң изге теләкләребезне теләп, саубуллаштык.
Безне шушы изге җанлы, олы күңелле, барлык яктан камил булган Җәлил һәм Рамил хәзрәтләр белән таныштырган һәм төркемебез өчен экскурсия оештырган Баязит хәзрәткә зур-зур рәхмәт әйтәсем килә. Саваплы эшләрендә аңа һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын!
Пленар утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аның тәбрикләү сүзе, укытучыларга тапшырган дәүләт бүләкләре форумны тагын да мәртәбәле итте. Күрше республика башлыгы үткән юлыбызны, телебезне, халкыбыз тарихын, аның гореф-гадәтләрен саклап, бүгенге көндә алар тоткан рольне аңлап, яңа бурычлар куеп эшләргә кирәклегенә басым ясады.
Пленар утырыштан соң дискуссион мәйданчыкларда эш дәвам итте. Шуның белән форум үзенең эшен тәмамлады.
Мөслим ГАЗИЕВ