Кайсы гына тармакны алма, аның бүгенге тотрыклылыгын, иртәгәсе көненең уңышлы булуын чын фидакарьләр тәэмин итә. Алар үзләренә ышанып тапшырган эшне шулкадәр чын күңел биреп башкара ки, хәтта аның гаять авырлыгы да, кайвакытта була торган гаделсезлекләр дә мондый кешеләрнең кәефләрен кыра алмый. Октябрьский типографиясендә Лениза Камалетдинова эшли башлаганга бары тик дистә елдан артык вакыт узган, шуңа карамастан ул әлеге тармакта үзен гомер бакый эшләгән кебек хис итә. Ярмәкәй районы Иске Турай авылында ишле балалы Мирзаһит ага гаиләсендә дөньяга килгән кыз бик бәхетле булып үсә. «Без дүрт кыз, бер малай үстек. Әти белән әни безне яратып тәрбияләде. Үз көчебез белән мул тормышта яшәдек. Авылда башка кызлар кимәгән матур күлмәкләрне киеп үстек. Әти без балачакта чит төбәкләргә китеп салам кысуда эшләде. Шуннан күз явын алырлык киемнәр алып кайта иде. Без аларга рәхәт балачагыбыз өчен бик рәхмәтле», — дип сөйли Лениза ханым. Өлгергәнлек турында аттестат алган кыз кайда гына эшләмәсен,