Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Газета «Туган як»

Үзегезне саклагыз!

Сишәмбе көнне Җиңү паркыннан кыска вакытлы ялдан соң бер төркем солдат махсус хәрби операция зонасына озатылды. Гаиләләре, якыннары, дуслары белән килгән хәрби хезмәткәрләргә шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Пальчинский хәерле юл теләде. — Һәр чорның үз герое булган. Бүген сез безнең өчен чын каһарманнар. Ватанны саклау — егетләр бурычы булса да, билгеле сәбәпләр аркасында хәзер бөтен ирләр дә әлеге кыю адымга барырга җөрьәт итми. Ә сез бер елдан артык инде кулыгызга корал алып, Донбасс мәнфәгатьләре сагында торасыз. Сезне алда җиңел булмаган хәрби тормыш көтә. Безнең сезгә бер генә үтенеч һәм теләк — үзегезне саклагыз һәм җиңү белән тизрәк әйләнеп кайтыгыз! — диде Алексей Евгеньевич. «Ярый» чакырулы мобилизацияләнүче отпускысын бик яхшы уздыруын билгеләп үтте. — Өстәвенә, 6 ноябрьдә улым туды. Хатыным белән сабыемны бала тудыру йортыннан алып чыгарга кайтып өлгердем, әлбәттә, моның өчен мин үземнең җитәкчелегемә рәхмәтлемен. Шуңа күрә ял көннәре тулы тәэсирләр бе

Сишәмбе көнне Җиңү паркыннан кыска вакытлы ялдан соң бер төркем солдат махсус хәрби операция зонасына озатылды.

Гаиләләре, якыннары, дуслары белән килгән хәрби хезмәткәрләргә шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Пальчинский хәерле юл теләде.

— Һәр чорның үз герое булган. Бүген сез безнең өчен чын каһарманнар. Ватанны саклау — егетләр бурычы булса да, билгеле сәбәпләр аркасында хәзер бөтен ирләр дә әлеге кыю адымга барырга җөрьәт итми. Ә сез бер елдан артык инде кулыгызга корал алып, Донбасс мәнфәгатьләре сагында торасыз. Сезне алда җиңел булмаган хәрби тормыш көтә. Безнең сезгә бер генә үтенеч һәм теләк — үзегезне саклагыз һәм җиңү белән тизрәк әйләнеп кайтыгыз! — диде Алексей Евгеньевич.

«Ярый» чакырулы мобилизацияләнүче отпускысын бик яхшы уздыруын билгеләп үтте.

— Өстәвенә, 6 ноябрьдә улым туды. Хатыным белән сабыемны бала тудыру йортыннан алып чыгарга кайтып өлгердем, әлбәттә, моның өчен мин үземнең җитәкчелегемә рәхмәтлемен. Шуңа күрә ял көннәре тулы тәэсирләр белән үтеп китте. Үзем белем алган мәктәптә дә булырга өлгердем. Балалар белән Батырлык дәресе уздырдык. Хәзер инде минем әлеге кораллы низагны тизрәк тәмамлап, гаиләм янына әйләнеп кайтырга сәбәбем зур. Мине өйдә кечкенә улым һәм хатыным көтә, — диде шәһәрдәшебез.

Октябрьскийлылар юлга чыгар алдыннан хәрби низагларда һәлак булган хәрбиләрне искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы