Фирдүс Тямаевның Уфа шәһәрендәге гастрольләре бик күңелле узганга охшап тора. Җырчы үз иҗатын яратучы хатын-кызлар игътибарында «коенган». Күптән түгел генә бар хатын-кызның җырчыны әвәли-әвәли үпкәне турында язган идек. Чираттагы тамашачысы да алдагысыннан ким түгел – бу юлы Фирдүсне кочакларга кушып йөдәткәннәр. «Сез безгә адреналин бүләк иттегез! Минем өйдәге иремә дә адреналин алып кайтасым килә. Хәзер син мине яраткан кыяфәт чыгарасың, мин сиңа чәчәк бирәм, син мине кочаклыйсың. Бәлки, ирем, 60ка якынлашканда булса да, мине яратуын аңлар», – ди бу апа. Куркып кына үзенә таба якынлашкан җырчыны бу ханым: «Куркып кочаклама инде, анаңның баш баласы», – дип җилтерәтеп тә алган. «Гомер үтә инде пенсионерларны кочаклап», – дип шаярта Фирдүс һәм: «Сугышыгыз ирегез белән рәхәтләнеп», – дип озатып кала. Әлеге видеоны «Татарлар дөньясында» телеграм-каналына куйганнар. «Уфа халкының Фирдүскә аерым мәхәббәт. Ашап кына карамыйлар инде! Фирдүсне хатыны өйгә кертерме икән?» – дип тә язганнар. «Ф
Ирен көнләштермәкче булган хатын-кызга Фирдүс Тямаев: «Сугышыгыз ирегез белән рәхәтләнеп»
22 ноября 202322 ноя 2023
1
1 мин