«Шарлот» буларак танылган җырчы (Эдуард Валерьевич Шарлот) Пулково аэропортында кулга алынган. Бу хакта SHOT телеграм- каналы тараткан видеодан билгеле булды. Махсус операция башлангач, ул Әрмәнстанга китте һәм шунда Россия паспортын яндырганын видеога төшереп, ролик урнаштырды. Ул, шулай ук, Россия сәясәтенә каршы чыгыш ясады, Киевка китеп, шунда чыгышлар ясарга теләвен әйтте. Бу видеосы өчен аңа тыңлаучылары арасында акча җибәрүчеләр дә булган. Соңгы вакытларда ул Россиягә кайтырга теләвен, әмма акчасы бетүен сөйләгән иде, тыңлаучыларыннан кайтыр юлга билет өчен акча сорады. «Мин Россиягә… туган илемә кайтырга телим», – дип сөйләде ул һәм Россиядә яңа альбом тәкъдим итәчәген белдерде. Шарлот фикеренчә, аны гаепләргә кирәкми, чөнки ул «сәясәтче түгел, сәнгать хезмәткәре». Эдуард Шарлот административ кодексның ике маддәсен бозуда гаепләнә – паспортка зыян китерү һәм хәрби көчләргә яла ягу. Әлегә җинаять эше кузгатылу-кузгатылмау турында мәгълүмат юк, шулай да ул, яла ягуда гаепләнеп, 5
Чит илгә качып китеп, Россия паспортын яндырган җырчы кире кайтканда кулга алынган
22 ноября 202322 ноя 2023
1
1 мин