Найти в Дзене
Интертат

«Нинди тавыш! Каз тәннәре чыга. Ләззәт алдым»: күрмәүче Кенжебек Казанда нәшид башкара

Күңелгә үтеп керә торган җырлары белән Россия эстрадасында тиз арада үз урынын тапкан казах егете Кенжебек Нурдолдай Казанда Кол Шәриф мәчете янында җырлап, социаль челтәрдә 2 миллионга якын карау җыйган.

Видеода ул Мөхәммәд пәйгамбәр турында нәшид башкара.

Җырлар иҗат итүче Кенжебек Нурдолдайның бу чыгышын халык аеруча да ошаткан: 3500 якын кеше матур сүзләр, теләкләр язып калдырган.

«Бу егеткә Алла искитмәле сәләт биргән. Аны файдага куллан»;

«Сезнең иҗатыгыз һәм сезнең тавышыгыз соңгы вакытта дөньяда булган коточкыч хәлләрдә саф һава кебек. Рәхмәт»;

«Җан белән күңел тоташса, шундый әсәрләр туа»;

«Нинди тавыш! Каз тәннәре чыга. Тыңлаудан ләззәт алдым»;

«Күңелне дәвалый»;

«Җанга һәм йөрәккә тынычлык бирә»;

«Бүгенгә кадәр ишеткән җырларның иң яхшысы», – дигән сүзләр язучылар бар бу видео янына.