Әстерхан өлкәсендә 25 кеше наркотик – метадон белән агуланган, дип хәбәр итә «Shot» Телеграм-каналы. 3 кеше – 29 яшьлек ир-егет һәм 19 яшьлек ике кыз – вафат булган. Агуланучылар мефедрон, ягъни, кыйммәтлерәк наркотик алабыз дип уйлаган һәм дозаны күбрәк кулланган., Тыелган матдәләр таратуда шикләнелгән 3 кеше кулга алынган. Алар Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстан кешеләре булган. Массакүләм агулану турында тулырак «Газета.Ru» сайты яза. «Якынча мәгълүматларга караганда, бу кешеләр метадон кулланганнан соң агуланган. Хәзер экспертизалар уздырыла», – дип хәбәр иткән ТАСС агентлыгы хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән. «Shot» мәгълүматларына караганда, зыян күргән иң яшь кешегә – 18, ә иң өлкәненә 42 яшь. «Mash» Телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, 7 кеше авыр хәлдә һәм 3 кеше уртача авыр хәлдә. 5 кеше хәзер реанимациядә ИВЛ аппаратында ята. Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 17-20 ноябрь көннәрендә 19 кеше, наркотик һәм психотроп матдәләр белән агула
«Акча кирәк иде»: Әстерханда метадон белән агуланган 3 кеше вафат, 20 кеше хастаханәдә
21 ноября 202321 ноя 2023
2 мин