Октябрьскийның Милли мәдәниятләр үзәгендә «Дуслык тәкыясе» төбәкара милли традицияләр фестиваль-конкурсы үтте. «Дуслык тәкыясе» — БР Башлыгының грантлар фонды ярдәме белән уздырыла торган халык йолаларын саклауга һәм аларны популярлаштыруга юнәлдерелгән уникаль вакыйга. Һәм аның 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне белән тәңгәл килеп узуы күп милләтле, динле һәм конфессияле халкыбызның тагын бер кат көчен, матурлыгын, байлыгын, аларның уртак максат һәм идеяләр белән яшәвен тасфирлады. Кунакларны шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Пальчинский җылы сәламләде: — Безнең туган илебез — Русия — зур ил. Безнең дәүләттә, шул исәптән Октябрьскийда күп төрле милләт бердәм гаилә булып гомер итә. Безне уртак эшләр һәм максатлар берләштерә, мәдәният һәм гореф-гадәтләр бер сәхнәдә күрештерә. Бүгенге фестивалебез дә дуслыкка багышланган. «Халыклар дуслыгы» җирле иҗтимагый оешма рәисе Гөлназ Сәхәбетдинова ерак араларны якын итеп килгән сәнгать осталарына ихлас рәхмәтен җиткерде, һәр